Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 Әтнә егете армиягә китәчәк

РФ Президенты Владимир Путин 2016 елның апрель-июль айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты узганнарны хәрби хезмәттән чыгару турында Указ имзалады. Шуның нигезендә язгы чакырылышта 155 мең егет алар урынына алынырга тиеш. Указ 1 апрельдән гамәлгә ашырыла башлый һәм язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә...

РФ Президенты Владимир Путин 2016 елның апрель-июль айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты узганнарны хәрби хезмәттән чыгару турында Указ имзалады. Шуның нигезендә язгы чакырылышта 155 мең егет алар урынына алынырга тиеш. Указ 1 апрельдән гамәлгә ашырыла башлый һәм язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр гамәлдә була.

- Арча һәм Әтнә районнары буенча язгы чакырылышта 103 егет армиягә китәчәк, шуның 10 сы - Әтнә егете. Армиядә егетләребез хезмәт иткән частьләр белән элемтәдә торабыз. Бүгенге көндә призывниклар медицина тикшерүе уза. Аллага шөкер, әлегә бар да яхшы,- дип ачыклык кертә ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһанов.

Чакырылыш барышында Татарстан Республикасыннан 21 меңләп РФ гражданы хәрби комиссиягә чакырыла, гаскәрләргә исә 4 меңнән күбрәк кеше сайлап җибәрелергә тиеш була.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган матбугат конференциясендә ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин шушы мәсьәләдә ачыклык кертеп, хәрби чакырылыш шартларында әллә ни үзгәреш юк, 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге һәм хәрби хезмәттән азат итүгә сәбәп булмаган егетләр чакырыла, хезмәт вакыты шулай ук 1 еллык булып кала, элеккеге еллардагы кебек, төп игътибар югары һәм урта һөнәри белемле егетләргә биреләчәк - андыйлар бу юлы 2,7 меңнән күбрәк, диде. Хәрби-хисап белгечлекләренең 4 төре буенча ("С", "Д" категорияләренә ия булган машина йөртүчеләр, "БТР-80" хәрби техникасын йөртүчеләр, МТЛБ механик-йөртүчеләре) 858 татарстанлы гаскәрләргә үзләре теләгән частьларга үзләштергән белгечлекләре буенча озатылачак. Шулай ук, сайлап алып, Президент полкына Мәскәү кремлендә хезмәткә май аенда 200, Мәскәү каласындагы 154 нче аерым Преображение комендант полкына 15 егетне җибәрү күздә тотыла. Россиядә 12 фәнни рота бар, былтыр 7 татарстанлы аларга җибәрелгән, быел да сайлап алып, үзенең фәнни хезмәте Кораллы Көчләргә файдалы булуын раслый алганнарга юл ачык. Шулай ук Спорт ротасына физик яктан җитди әзерлекле һәм спортта казанышлары булган егетләр алына, былтыр 9 татарстанлы кабул ителгән. Заданиедә каралганча, шушы 4 меңләп егетнең 45,9 проценты Коры җир гаскәрләренә озатылачак, 11 проценты - Хәрби-диңгез флотына, 10,2 проценты - Стратегик билгеләнешле ракета гаскәрләренә, 9,3 проценты - РФ ЭЭМның Эчке гаскәрләренә, 6,7 проценты - Һава-галәм көчләренә, 6,4 проценты - Оборона министрлыгының 12 нче Баш идарәсенә, 1,5 проценты - Һава-десант гаскәрләренә, 9 проценты - башка подразделениеләргә. ТР Җыелу пунктыннан татарстанлыларны 11 майдан башлап озату планлаштырылган. Альтернатив гражданлык хезмәтенә исә бу язда 19 кеше алына. Алар хастахәнәләргә эшкә билгеләнәчәк, андый хезмәт вакыты - 21 ай, дип белдерде ТР хәрби комиссары С.Погодин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев