4 апрель 2016 яңалыклары
-
“Әтнә таңы” хәбәрчесе: “Без 41 ел балалары”
Тормышның ачысын-төчесен йөге белән татыган, әмма көчле рухлы булып кала белгән, күренекле әдибебез әйткәнчә, "Без - 41нче ел балалары" булуыбызны һәрдаим раслап килдек һәм киләбез. Фердинант ГАЙСИН, Казан шәһәре Хәзерге көндә күпләребез сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда узган тормышны, газапларын, кайгы-хәсрәтләрен, ачлыкны, халкыбызның күрсәткән рухи батырлыгын, үз башларыннан үтмәгәч, аңлап...
-
10 Әтнә егете армиягә китәчәк
РФ Президенты Владимир Путин 2016 елның апрель-июль айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты узганнарны хәрби хезмәттән чыгару турында Указ имзалады. Шуның нигезендә язгы чакырылышта 155 мең егет алар урынына алынырга тиеш. Указ 1 апрельдән гамәлгә ашырыла башлый һәм язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә...
-
Әтнәдә шахмат буенча чемпионат узды
2-3 апрель көннәрне шахмат буенча районның шәхси-команда беренчелеге узды. Район чемпионатында барысы 30 шахматчыдан торган 8 команда катнашты. Иң яшь шахматчыга - 6 яшь, иң олысына 76 яшь иде. Бәйгене спорт комитеты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырды. Алдан хәбәр ителгәнчә, ярышлар 3 категориядә: 1961-1998 елгылар, ягъни төп төркемдә, 1962...
-
Әтнәләр, теплицаларда эшләр чак җитә
Теплица эчендә җир коры була, күп кенә тәҗрибәсез бакчачылар, туфракны дымлыйбыз дип, кар салып чыга. Шуның аркасында, җир җылына алмыйча, утырту вакытын ике-өч атнага кичектерергә мөмкин. Шуның өчен башта туфракны йомшартып чыгарга, аннары җылы су сибәргә кирәк. Суга ЭМ-1, Эмочек, Байкал-1 кебек туклыклы матдәләр салып сибү тагын да яхшы. Эмочки-Бокаши...
-
Әтнәләр ишеттегезме? Кызлар сикергән...
Кичә төзелеп бетмәгән күпкатлы йорт янында ике 13 яшьлек кызның гәүдәләрен табалар. Тула шәһәренең Пролетарский районында булган бу фаҗига уңаеннан тикшерү бара. Алдан булган мәгълүматларга караганда, кызлар йортның 6 нчы катыннан сикергәннәр. http://www.almet-rt.ru/ Әтнәләр, әлеге мәгълүматларны укып кына калмагыз, балаларның психикасы безнеке кебек түгел хәзер, идеология юк, мәктәпләрдә гел "ЕГЭ"...
-
Әтнәдә чисталык икеайлыгы старт алды
Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар - экологик чисталык икеайлыгы старт алды. Тирә-якны чистарту буенча узган икеайлык быел " Җанда чисталык - тирә -якта чисталык" лозунгы астында уза дип хәбәр итәләр Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрлыгында. Әлеге икеайлыкны тиешле дәрәҗәдә үткәрү уңаеннан безнең районда махсус оператив штаб булдырылды....
-
Әтнәдә болытлы һава саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 апрельдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада вакытлы явым-төшемнәр - яңгыр, урыны белән җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җил, тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп, көчәергә мөмкин. Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 2-7 градус җылы булачак. 5 апрельгә каршы...
-
Әтнәләр кошларны ярата
Яз җитү белән районыбыз мәктәп укучылары кошларга оялар ясарга тотыналар, мәдәният хезмәткәрләре дә үзләренең эш планнарына кертәләр бу теманы. 2 нче апрельдә Ары мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без - кошларны яратабыз!" дип исемләнгән кичә - викторина үткәрделәр. Авыл балалары бик теләп катнаштылар.
-
Әтнәләр, кибетләрдә алданмагыз!
Татарстан кибетләрендә ялган сөт ризыклары калмаска тиеш. Быел республика җитәкчелеге әлеге тармакка аеруча зур игътибар бирә башлады. Бу эш намуссыз эшкуарларны азык-төлек базарыннан читләштереп, халыкны сыйфатлы сөт продукциясе белән генә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Күпләр үз тормышын сөт ризыкларыннан башка күз алдына да китерми торгандыр. Татар халкы гомер-гомергә сөтле чәй...