Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чисталык икеайлыгы старт алды

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар - экологик чисталык икеайлыгы старт алды. Тирә-якны чистарту буенча узган икеайлык быел " Җанда чисталык - тирә -якта чисталык" лозунгы астында уза дип хәбәр итәләр Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрлыгында. Әлеге икеайлыкны тиешле дәрәҗәдә үткәрү уңаеннан безнең районда махсус оператив штаб булдырылды....

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар - экологик чисталык икеайлыгы старт алды. Тирә-якны чистарту буенча узган икеайлык быел " Җанда чисталык - тирә -якта чисталык" лозунгы астында уза дип хәбәр итәләр Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрлыгында.

Әлеге икеайлыкны тиешле дәрәҗәдә үткәрү уңаеннан безнең районда махсус оператив штаб булдырылды. Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков җитәкчелегендәге координацион штаб тирә -якны чистарту , төзекләндерү буенча районда барган эшләрне контрольдә тотачак. Агач һәм куаклар утырту, юлларны төзекләндерү, зиратларны, шулай ук балалар мәйданчыкларын тәртипкә кертү, мусор ташлау өчен куелган контейнерларны булдыру һәм булганнарын төзекләндерү , чүп- чарны вакытында полигонга чыгару буенча эшне оештыру, чисталык икеайлыгы барышын газета битләрендә яктыртып бару - штаб каршында әнә шундый бурычлар тора.

Мондый икеайлык беренче елын гына үтми , әлбәттә. Күп кенә авыл җирлекләрендә аны үткәрүнең еллар буенча башкарылып килгән төгәл планы да бар. Безнең Олы Мәңгәр авыл җирлегендә дә бу эш билгеле бер тәртипкә салынган. Чисталык икеайлыгы башлануга авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән исемлек буенча, өй саен кереп, аңлатып, кул куйдыртып чыгалар. Шунда ук аңлатма рәвешендә махсус памяткалар да калдыралар. Шуннан чыгып һәркем үз территориясен җыештыра. Күрше җыештырганда мин дә калмыйм дип, узыштан чистартабыз, дисәң дә була. Авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисматуллин : " Иң беренче чиратта агитаторларны җыеп, киңәшләшеп алабыз. Аннан соң алар халык арасына чыгып аңлату эшләре алып бара. Быел да , беренче чиратта тирә-як территориясен чистарту һәм янгын куркынычсызлыгы буенча эш тора. Вакытында чара күрмәгәннәрне кабаттан чакыртып сөйләшәбез. Инде алай да үтмәсә, катгый чаралар күрергә туры килә", -ди.

Андыйлар да бардыр анысы. Тик шунсын ышаныч белән әйтә алам, бездә үз территориясенең чисталыгы өчен һәр хуҗалык үзе җавап бирә. Шуңа да елның елына чисталык буенча авыл җирлеге беренче урыннарда бара.

Күлле Киме авылында да чистарту икеайлыгы уңаеннан эшләнәсе эш планнары зурдан. Авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев сүзләренә караганда, биредә иң беренче чиратта махсус комиссия урамнарның чисталыгын тикшереп чыга. Чүплекләрне дә игътибарсыз калдырмыйлар.

- Чистарту эшләрендә авыл активы - мәдәният, авыл җирлеге хезмәткәрләре башлап йөри. Азрак җылытуга, кар астыннан төзелеш материаллары, ком- таш өемнәре баш калкыта башлый. Аларны алу өчен 10 көн вакыт бирәбез. Хәзер шунысы әйбәт, вәкаләтләр авыл җирлегенең үзенә тапшырылды. Вакытында алмаган очракта 2 мең күләмендә штраф салына", - ди җитәкче.

Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин әйтүенчә, җирлектә чистарту эшләрен көз көне дә барган. - Чисталык булса үзебезгә дә күңелле бит. Шуңа да бу һәркемгә дә тигез кагыла. Авыл башыннан кергәндә үсеп утырган өрәңге агачларын кисәсен кисеп, чистартып куярга уйлыйбыз. Тагын бер проблема - санкциясез чүплекләр ,ә алар Дусымда да, Әйшиязда да юк түгел. Азрак җир ачылуга капчыкка тутырып шунда чүп ташлый башлыйлар. Зиратлар да читтә калмас дип уйлыйм, бездә алар искеләре белән җидәү. Май бәйрәмнәрендә, авылга туган - тумача кайткач, бергәләп өмә рәвешендә аларны чистартырга чыгачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев