Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә шахмат буенча чемпионат узды

2-3 апрель көннәрне шахмат буенча районның шәхси-команда беренчелеге узды. Район чемпионатында барысы 30 шахматчыдан торган 8 команда катнашты. Иң яшь шахматчыга - 6 яшь, иң олысына 76 яшь иде. Бәйгене спорт комитеты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырды. Алдан хәбәр ителгәнчә, ярышлар 3 категориядә: 1961-1998 елгылар, ягъни төп төркемдә, 1962...

2-3 апрель көннәрне шахмат буенча районның шәхси-команда беренчелеге узды. Район чемпионатында барысы 30 шахматчыдан торган 8 команда катнашты. Иң яшь шахматчыга - 6 яшь, иң олысына 76 яшь иде. Бәйгене спорт комитеты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырды.

Алдан хәбәр ителгәнчә, ярышлар 3 категориядә: 1961-1998 елгылар, ягъни төп төркемдә, 1962 елгылар һәм өлкәннәр, ягъни ветераннар арасында, шулай ук 1999 елгылар һәм яшьрәк шахматчылар арасында үтте.

Ир-егетләр арасында чемпион исемен турнир уздыруда башлап йөргән спорт мәктәбе тренеры, Олы Әтнәдән Раил Шакиров яулады. II урында - Күлле Кимедән Ирек Сабиров. Өченче урын Олы Әтнәдән Фирдинат Бәйрәмовта. Хатын-кызлар бәйгесендә I урынны Зәлия Мифтахова алды. II урынны - Лилия Мингатина, III урынны Әлфия Закирова яулады. Өчесе дә Олы Әтнәдән.

Ветеран ир-егетләр арасыннан Күлле Киме шахматчысы Зөлкарнаен Сабировка җитүче булмады. Күәмнән Әгъзәм Борһанов II урын алды. Олы Әтнәдән Данил Сәләхетдинов III урында урнашты. Хатын-кыз ветераннардан Күлле Киме авылыннан Саимә Сабирова җиңеп чыкты.

Биредә 17 яшьтән яшьрәк шахматчылар арасында да урыннар билгеләнде. Яшүсмерләр арасында I урынны Олы Әтнәдән Булат Җамалов алды. II урынны Каенсардан Инсаф Бадиков яулады. Олы Әтнәдән Айнур Гәрәев III урында. Шушы ук яшьтәге кызлар бәйгесендә Олы Әтнәдән Роза Кадырова I урынны алды. Аннан соңгы урыннарны Азалияләр яулады: Күңгәрдән Әхмәтова - II, Олы Әтнәдән Мифтахова III урында урнаштылар.

Командалар чемпионатында Олы Әтнә командасы җиңеп чыкты. Икенче урынны Күлле Киме командасы яулады. Өченче урынны ветераннар командасы алды.

Фотоларны "Вконтакте"да районның шахмат буенча махсус сайтында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев