Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, теплицаларда эшләр чак җитә

Теплица эчендә җир коры була, күп кенә тәҗрибәсез бакчачылар, туфракны дымлыйбыз дип, кар салып чыга. Шуның аркасында, җир җылына алмыйча, утырту вакытын ике-өч атнага кичектерергә мөмкин. Шуның өчен башта туфракны йомшартып чыгарга, аннары җылы су сибәргә кирәк. Суга ЭМ-1, Эмочек, Байкал-1 кебек туклыклы матдәләр салып сибү тагын да яхшы. Эмочки-Бокаши...

Теплица эчендә җир коры була, күп кенә тәҗрибәсез бакчачылар, туфракны дымлыйбыз дип, кар салып чыга. Шуның аркасында, җир җылына алмыйча, утырту вакытын ике-өч атнага кичектерергә мөмкин.

Шуның өчен башта туфракны йомшартып чыгарга, аннары җылы су сибәргә кирәк. Суга ЭМ-1, Эмочек, Байкал-1 кебек туклыклы матдәләр салып сибү тагын да яхшы. Эмочки-Бокаши дигән биопрепарат та кулланырга була. Аны туфракка сибеп чыгасыз да өстенә җылы су агызасыз. Әлеге процедуралар ярдәмендә туфрак «уянып» китә, шуның белән бергә микроорганизмнар да «күз ача».

Теплица эчендә гөмбә авырулары һәм башка бактерияләр дә барлыкка килү куркынычы зур. Туфракны гына түгел, теплицаның бөтен детальләрен дә эшкәртеп чыгасы була. Моның өчен теләсә кайсы биофунгицид, әйтик, «Фитоспорин», «Микосан-Н», «Триходермин», «Планриз», «Фитоцид», «Здоровая почва» препаратлары ярдәмгә килә.

Чыганак: http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев