Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3 майга кадәр генә!

Яңа эш башлаучы фермерлар программасында катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Сөт җитештерү, ат, сарык, кәҗә, куян үрчетү һ.б. тармаклар дәүләт ярдәме алачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2017-2020 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" ведомство программасында катнашу өчен заявкалар кабул итә башлый. Программага крестьян (фермерлек) хуҗалыкларын конкурс...

Яңа эш башлаучы фермерлар программасында катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Сөт җитештерү, ат, сарык, кәҗә, куян үрчетү һ.б. тармаклар дәүләт ярдәме алачак.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2017-2020 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" ведомство программасында катнашу өчен заявкалар кабул итә башлый. Программага крестьян (фермерлек) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алачаклар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

"Яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирәбез. Үз эшләрен башларга теләүчеләргә дәүләт тарафыннан 250 миллион сум күләмендә грант каралган. Бу ярдәм сөт җитештерү, мөгезле эре терлек симертү, ат, сарык, кәҗә үрчетү, дуңгызчылык, кошчылык тармакларына, бөртекле, кузаклы һәм терлек азыгы культуралары үстерү белән шөгыльләнүчеләргә күрсәтеләчәк. Быел конкурста куян асраучы, гөмбә үстерүче фермерлар да катнаша ала. Шулай ук бәрәңге, яшелчә үстерә, бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да финанс ярдәм бар", - диде Ришат Хәбипов.

Билгеле булганча, программа кысаларында бирелгән грант фермер счётына килгәннән соң 12 ай дәвамында авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алуга, төзелеш өчен проект-смета документациясен эшләүгә, производство яки склад биналарын төзүгә, сатып алуга, ремонтка яки үзгәртеп коруга, объектларны теркәүгә, объектларга керү юлларын төзүгә, инженерлык челтәрләрен тоташтыруга, терлекләр, техника, транспорт, чәчүлек орлыгы, ашламалар, агулы химикатлар һәм башка кирәк-яраклар сатып алуга сарыф ителергә мөмкин.

Грант республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе тарафыннан, авыл җирендә хуҗалыкларның кече формаларын үстерү буенча райондагы реаль хәлләрне күздә тотып биреләчәк.

Заявкаларны һәм документларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 3 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан, Федосеевская урамы, 36 йорт, 302 кабинет.


("Татар-информ", Ләйлә Хәкимова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев