Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

7 вак юл һәлакәте теркәлгән

Узган атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 44 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Моннан тыш, биш машина йөртүче транспорт чарасы техник яктан төзек булмау сәбәпле, алты йөртүче - куркынычсызлык каешын такмаган өчен, икесе тизлекне арттыру, берсе - штрафын вакытында түләмәгән өчен, икесе юл һәлакәте урынында билге куймаган өчен, өчесе туктарга...

Узган атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 44 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Моннан тыш, биш машина йөртүче транспорт чарасы техник яктан төзек булмау сәбәпле, алты йөртүче - куркынычсызлык каешын такмаган өчен, икесе тизлекне арттыру, берсе - штрафын вакытында түләмәгән өчен, икесе юл һәлакәте урынында билге куймаган өчен, өчесе туктарга ярамый торган билге астына машинасын куйган өчен, ике йөртүче - «страховка»сыз, тагын берсе «страховка»га бөтенләй дә язылмаган килеш руль артына утырган өчен, берәр йөртүче җәяүлеләр тукталышына туктаган һәм "Стоп" билгесенә туктамаган өчен, тугыз машина йөртүче номерлары укылмаган өчен штрафка тартылган. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утырган машина йөртүчегә штраф кына түгел, йөртү хокукын да ел ярымга калдырып торырга туры киләчәк. Өч җәяүле юлны тиешсез урында чыккан өчен штраф түләячәкләр. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев тагын бер кат киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу зарурлыгын искәртеп уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев