16 апрель 2017 яңалыклары
-
Ләйсән Таишева: «Бәби табу бит ул безнең теләктән генә тормый»
- Күптән түгел гаилә кордың. Бүгенге тормышыңнан канәгатьме cин? Бар да син күзаллаганча, хыялыңда йөрткәнчә булдымы? - Әлбәттә. Без шундук туй ясамадык бит. Башта фатир алып, бергә яшәп карадык. Аннары әкеренләп туйга әзерләнә башладык. Хәзер статуслар гына башкача, ә элек булган мөнәсәбәтләр шул ук булып сакланып калды. Романтика да әлегә...
-
Ике сабый туган
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган айда ике генә бала туган. Ике кызның берсе гаиләдә - беренче, икенчесе икенче булып туган. Ә менә үлемнәр саны күпкә артык - 23. Унике ир-ат һәм унбер хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Язылышучылар - 5, аерылышучылар - 1. Ел башыннан карасак, барлыгы 13 бала...
-
7 вак юл һәлакәте теркәлгән
Узган атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 44 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Моннан тыш, биш машина йөртүче транспорт чарасы техник яктан төзек булмау сәбәпле, алты йөртүче - куркынычсызлык каешын такмаган өчен, икесе тизлекне арттыру, берсе - штрафын вакытында түләмәгән өчен, икесе юл һәлакәте урынында билге куймаган өчен, өчесе туктарга...
-
Тугыз бала тәрбияләүче Кашаповлар: барысы да бертигез, барысы да үзебезнеке
Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, дигән мәкаль бар безнең халыкта. Тик тәрбиягә бала алган гаиләләр бу сүзләрне ишетергә дә теләми. Алар өчен балаларның барысы да бертигез, араларында үксезләре дә, читләре дә юк. "Бер күрүдә гашыйк булдык" Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Роза...
-
Нәтиҗә ясарга күп калмады
Спартакиада кысаларында белем бирү учреждениеләре арасында спорт төрләре буенча бәйгеләр дәвам итә. Узган шимбәдә шушы уңайдан "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында көрәш буенча бәйге узды. Командалар арасында Бәрәскә - беренче, Комыргуҗа - икенче, Түбән Көек - өченче, Күңгәр дүртенче урынга лаек булды. Шулай ук махсус дипломнар да тапшырылды. "Иң яшь...
-
Әтнә юлларында ремонт эшләре бара
Аллага шөкер, кая гына барсак та, "Үзебезнең Әтнә юлларына җитми..." , дип сөенеп кайтабыз. Берәү дә килеп төзекләндерми, үзебезнең хакимият җитәкчелегенең күз уңында тотуы һәм юлчыларыбызның үз эшләренә намус белән караулары нәтиҗәсе бу. Һәркайсыгыз күрәдер, карап узып китәсездер, март аеның ахырларыннан юлчыларыбыз юллардагы чокыр-чакырларны ямап, тәртипкә китерә башладылар. Әле иртә...
-
«Кунак булып кына яшибез»
Иске Мәңгәр авылында яшәүче Нуретдин абый белән Хәлимә апа бүгенге тормышларына шөкерана кылып икесе бер авыздан әнә шулай диләр. Гомер дигәнең кай арада узып та киткән диген. Кайчандыр данлыклы "Чулпан" колхозының бөтен техник-механик базасын кулында тоткан хөрмәтле кеше - баш инженер Нуретдин Шиһабетдиновка да 90 яшь тулды. Иске Мәңгәр авылында...
-
Югары Сәрдә укучысы әтисе Илдус турында
Минем әтием Борһанов Илдус Югары Сәрдә авылында туып үсә. Ул мәктәптә урта белем алганнан соң, Совет Армиясе сафларында ике ел хезмәт итеп, туган авылыбызга кайта. Армиядән кайтуга, механизатор булып эшкә урнаша. Аңа өр-яңа "Беларусь" тракторы бирәләр. Шул елдан бирле әтием тракторда эшли. Әтиемнең колхозда эшли башлаганына 30 ел булган! Нинди...
-
Коры үлән якма!
Яз килү белән янгыннар саны арта. Бу кешеләрнең үзләренең йорт территорияләрен җыештыра башлаулары - кулланылмаган калдыкларны ягулары, табигатьтә ял иткәндә ут белән саксыз эш итү белән бәйле. Янгыннарны булдырмау максатыннан, Әтнә районы халкын язгы-җәйге янгын чыгу куркынычы зур булган чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндибез. Янгыннар килеп чыкмасын өчен түбәндәге...
-
Ашыкты шул, ашыкты
Палатага күчтәнәчләр тотып кергән колхоз рәисе аның хәлен сорады. Сырхау күзләрен ача алмаса да: "Түзәрлек. Рафил абый, ачуланмагыз инде. Моннан чыккач, комбайнны төзәтеп, урак беткәнче үзем эшләрмен", диде. "Эшләрсең, энем. Тик башта терел инде, - диде зур тормыш тәҗрибәсе булган җитәкче. - Без синең кайтуыңны көтәчәкбез, кыр батыры!" Совет мәктәбендә...