Әтнә юлларында ремонт эшләре бара
Аллага шөкер, кая гына барсак та, "Үзебезнең Әтнә юлларына җитми..." , дип сөенеп кайтабыз. Берәү дә килеп төзекләндерми, үзебезнең хакимият җитәкчелегенең күз уңында тотуы һәм юлчыларыбызның үз эшләренә намус белән караулары нәтиҗәсе бу. Һәркайсыгыз күрәдер, карап узып китәсездер, март аеның ахырларыннан юлчыларыбыз юллардагы чокыр-чакырларны ямап, тәртипкә китерә башладылар. Әле иртә...
Аллага шөкер, кая гына барсак та, "Үзебезнең Әтнә юлларына җитми..." , дип сөенеп кайтабыз. Берәү дә килеп төзекләндерми, үзебезнең хакимият җитәкчелегенең күз уңында тотуы һәм юлчыларыбызның үз эшләренә намус белән караулары нәтиҗәсе бу.
Һәркайсыгыз күрәдер, карап узып китәсездер, март аеның ахырларыннан юлчыларыбыз юллардагы чокыр-чакырларны ямап, тәртипкә китерә башладылар. Әле иртә түгелме икән, торырмы икән бу ямаган урыннар, дигән уе да күңелгә килгәләде. Тора икән. "Бу - чокырларны салкын ысул белән ямау дип атала. Чокырны иң элек чистартасың, җылытасың, кабат өрдертеп чистартасың, кайткан әзер салкын катнашманы шул әзер чокырга салып җылытып тигезлисең, виброплита агрегаты (каток урынына) белән таптап тыгызлыйсың... - менә шулай салкын ысул белән районыбыз юлларын карап чыгып куркыныч урыннарын эшләдек. Барысын бергә җыйнап әйтсәк, 47 тонна салкын асфальт белән 385 квадрат метр җир төзекләндерелде", - дип сөйли ААҖ "Татавтодор"ның Әтнә участогында 20 ел мастер вазыйфасын башкаручы Айрат Ганиев.
Ә апрель ае башлану белән кайнар ысул белән эшләүгә күчте юлчыларыбыз. Бүгенге көндә алар Олы Әтнә-Күлле Киме юлының Ары борылышындагы юлны асфальтлыйлар. Билгеле инде һәрвакыттагыча районыбызның бар юлларын карап чыгып, иң начары дип саналган участоктан башлана эш. Башкарасы участок, юлчыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, ике яктан да алтышар - барысы 12 билге белән аерып алынган. Юлчылар Галиуллин Илфат, Шакиров Ришат, Хисамов Рафаэль, Хәмитов Фидан, Мөбәрәкшин Айнур, Мәрдәнов Рубис, Әхмәтшин Хәлил, Хидиятов Фәрит, Хидиятов Тәбрис эш белән мәшгуль. "Төп эшләүчеләр шулар, ара-тирә алмашып та алалар, чиратлашалар да, барысы да тырышлар. "Газель" дә Камалиев Фаил, Шәрәфиев Ришат йөреп, кирәк чакта юлчыларга ярдәмгә киләләр. Һәркем үз эшен белә, тоткарлык юк", - ди мастер. "Безгә бәя - менә шушы юллар инде", - диләр юлчылар күп сөйләшмичә. Участок җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов та: "Бездә эленке-салынкы йөрүчеләр эшли алмый, егетләр барысы да булдыра торган", дигән иде аны, бер минут тик торучы юк. Кайнар ысул белән эшләгәндә дә технология салкынына охшаш. Казаннан бункер белән кайнар асфальт алып киләләр, комплекслы башкарыла. Юлчылар чистарта, фриза казый, өрдереп тагын бер кат чистартылгач, битум эмульсиясе, кайнар асфальт салына. Каток белән тыгызлыйлар. Һәркемгә эш җитә. "Арыдан башладык. Кайнар ысул белән 500 квадрат метр җиргә 58 тонна асфальт җәйдек инде. Районыбызның төрле юнәлешендә эшләячәкбез. Ары юлыннан соң "Каменка - Дөбъяз - Олы Әтнә" юлына күчәрбез дип торабыз. Ул якта чокыр ямауны "заправка" тирәсеннән башлап җибәрергә исәп", - дип ачыклык кертә Айрат. "Безнең эш әле башланды гына..."- дип тә өстиләр. Менә шул башлануы кадерле инде аның, башланганның бетми калганы юк. Бүгенге эшләрен күргәч тә күңел сөенде. Булдыралар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев