«Кунак булып кына яшибез»
Иске Мәңгәр авылында яшәүче Нуретдин абый белән Хәлимә апа бүгенге тормышларына шөкерана кылып икесе бер авыздан әнә шулай диләр. Гомер дигәнең кай арада узып та киткән диген. Кайчандыр данлыклы "Чулпан" колхозының бөтен техник-механик базасын кулында тоткан хөрмәтле кеше - баш инженер Нуретдин Шиһабетдиновка да 90 яшь тулды. Иске Мәңгәр авылында...
Иске Мәңгәр авылында яшәүче Нуретдин абый белән Хәлимә апа бүгенге тормышларына шөкерана кылып икесе бер авыздан әнә шулай диләр.
Гомер дигәнең кай арада узып та киткән диген. Кайчандыр данлыклы "Чулпан" колхозының бөтен техник-механик базасын кулында тоткан хөрмәтле кеше - баш инженер Нуретдин Шиһабетдиновка да 90 яшь тулды. Иске Мәңгәр авылында туып үскән, шунда 6 сыйныф белем алган ул. Шуңа да карамастан, тырышлыгы, максатчан булуы, яңалыкка омтылуы белән бүтәннәрдән аерылып тора. Нуретдин абыйның әтисе Җамалетдин да әле колхозлар оешкан гына заманда - колхоз рәисе, соңрак сельпо рәисе булып эшли, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән армиягә алына. Суслонгер лагерена әтисе янына әнисе белән бергәләп баруын әле дә искә ала Нуретдин абый. Сугышта сапер була, шул ук елны Мәскәү өчен барган сугышларда һәлак була. Гаиләдә бердәнбер бала булган Нуретдин 1944 елда Магнитогорский шәһәренә ФЗОгә укырга китә. Анда берничә ай укып кайтканнан соң МТСта слесарь, аннан чүкеч сугучы, тимер сугучы булып эшли. Соңрак радиатор чистартучы була. Укуын дәвам итеп тракторчы һөнәрен үзләштерә. Җөлби, Кушлавыч, Төрекләр авылларында, Мәңгәрдә тракторчы булып эшли. 1951 елның ноябрь аенда авылдашы Хәлимә белән гаилә корып җибәрәләр. Хәлимә апа Әтнәдә артельдә эшли. "Кышларын шунда эшләсәк, җәйләрен колхоз эшенә җибәрәләр иде", - дип искә ала ул. 1952 елда беренче сөенечләре - Халидәләре туа. Ә Нуретдинне чирәм җирләрне эшкәртергә Казахстанга җибәрәләр. Утыз меңчеләр илне шаулаткан вакытлар була бу. Ике ел шунда булып кайта Нуретдин абый. Кайтуга МТСка тракторчы булып урнаша. Эшчән егетне күреп алып бригадир итеп куялар. Тракторчылар бригадиры булып та, туган авылында төп бригадир булып та эшли ул. Гаиләләре дә ишәя. Бер-бер артлы Рузалия, Мөдәрис, соңрак Илсөяләре туа. Матур гына яшәп яткан җирдән 1967 елда өйләре янып бетеп, бернәрсәсез урамда калалар. Өр-яңадан йорт-җир торгызырга туры килә. 1971 елдан 1987 елда лаеклы ялга чыкканчы колхозның баш инженеры булып хезмәт куя Нуретдин абый. Аның эшен улы Мөдәрис дәвам итә. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң әтисе урынына килә. Алты ел биредә эшли, читтән торып Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. "Сельхозтехника"га җитәкче итеп куйганнан гомер буе шул оешмада хезмәт куя. Башка балалары да тормышта үз урыннарын тапкан Нуретдин белән Хәлимәнең. Халидәләре пешекче белемен ала, гомерен шушы һөнәргә багышлый. Рузалияләре кооператив техникумны тәмамлап, Арча районының Кырлай, Ашытбаш, Наласа авылларында сельпо рәисе булып эшли, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Илсөяләре тәрбияче белгечлеген ала, Түбән Кама шәһәрендә балалар бакчасында эшли. 65 елдан артык иңне-иңгә куеп, тормышның бар сикәлтәләрен тигез парлар булып җиңеп килгән хөрмәткә лаек Нуретдин абый белән Хәлимә апаның бүгенге көндә тугыз оныгы, унөч оныкчыгы бар. Барысы бергә - кияү, киленнәр белән җыелганда 41ләп кеше була алар. Сабантуйларда өйләре гөрләп тора. Лаеклы ялда булган кызлары Халидә һәм кияүләре алар белән бергә, кадер-хөрмәттә яшәтә үзләрен. Уллары Мөдәрис өендә дә еш кунак алар. Балаларының һәркайсы тәрбияле, булган, уңган. Монысы күбрәк Хәлимә апаның тырышлыгы нәтиҗәседер. "Әтинең бармак белән кагылганын хәтерләмим, - дип искә ала Мөдәрис абый да. Әмма әнинең: "Әтиеңә әйтәм", - дигән сүзеннән бик курка идек". Эшеннән бушый алмыйча, өйдә төннәрен генә булган әти кешегә хөрмәт әнә шулай кечкенәдән формалашкан.
"Тормышта бер үкенечем калды - әти каберен барып күрәсем килгән иде. Кызганыч, бу хыялымны тормышка ашыра алмадым", - ди - Нуретдин абый. Әмма догаларында әтисен искә алмый калган көне юк. Хәлимә апа белән икесе дә намазда алар. Акыллары камил, сүзләре төгәл, төпле бу икәү гаиләләрендә һаман да зур терәк әле. Киләчәктә дә сәламәт булып, кадер-хөрмәт күреп, кирәк булып гомер кичерергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев