Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Сәрдә укучысы әтисе Илдус турында

Минем әтием Борһанов Илдус Югары Сәрдә авылында туып үсә. Ул мәктәптә урта белем алганнан соң, Совет Армиясе сафларында ике ел хезмәт итеп, туган авылыбызга кайта. Армиядән кайтуга, механизатор булып эшкә урнаша. Аңа өр-яңа "Беларусь" тракторы бирәләр. Шул елдан бирле әтием тракторда эшли. Әтиемнең колхозда эшли башлаганына 30 ел булган! Нинди...

Минем әтием Борһанов Илдус Югары Сәрдә авылында туып үсә.

Ул мәктәптә урта белем алганнан соң, Совет Армиясе сафларында ике ел хезмәт итеп, туган авылыбызга кайта. Армиядән кайтуга, механизатор булып эшкә урнаша. Аңа өр-яңа "Беларусь" тракторы бирәләр. Шул елдан бирле әтием тракторда эшли. Әтиемнең колхозда эшли башлаганына 30 ел булган! Нинди генә эшкә тотынмасын, җиренә җиткереп башкара ул. Шуңа да аны авылдашларыбыз да, күршеләребез, туганнарыбыз да хөрмәт итәләр.
Әтием өйдә дә олы ихтирамга лаеклы кеше, үрнәк гаилә башлыгы. Безгә - өч баласына, хәзер инде ике оныгына да ул үзенең төпле киңәшләрен бирә. Урыны белән кырыс та була белә. Әтием үрнәгендә ике абыем да тәртипле, эшчән, ярдәмчел, туган җанлы булып яшиләр. Инде үз гаиләләрен кордылар.
Әти өйдә булганда, барыбызга да бик рәхәт. Әние­без Гөлзидә белән бер-берсен аңлап, әбиебезне хөрмәт итеп, гел безнең турыда кайгыртып яшиләр. Мин бик тә әтиемә охшарга тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев