Ашыкты шул, ашыкты
Палатага күчтәнәчләр тотып кергән колхоз рәисе аның хәлен сорады. Сырхау күзләрен ача алмаса да: "Түзәрлек. Рафил абый, ачуланмагыз инде. Моннан чыккач, комбайнны төзәтеп, урак беткәнче үзем эшләрмен", диде. "Эшләрсең, энем. Тик башта терел инде, - диде зур тормыш тәҗрибәсе булган җитәкче. - Без синең кайтуыңны көтәчәкбез, кыр батыры!" Совет мәктәбендә...
Палатага күчтәнәчләр тотып кергән колхоз рәисе аның хәлен сорады.
Сырхау күзләрен ача алмаса да: "Түзәрлек. Рафил абый, ачуланмагыз инде. Моннан чыккач, комбайнны төзәтеп, урак беткәнче үзем эшләрмен", диде. "Эшләрсең, энем. Тик башта терел инде, - диде зур тормыш тәҗрибәсе булган җитәкче. - Без синең кайтуыңны көтәчәкбез, кыр батыры!"
Совет мәктәбендә патриотик рухта тәрбияләнгән Әниснең бик тиз үсәсе, илгә хезмәт итәсе килде. Әтисенең комсомол юлламасы белән барып, чирәм җирләр үзләштергән өчен алган дәүләт бүләкләре дә, аны батырлыклар эшләргә чакыра сыман. Байкал-Амур магистрален төзүдә катнаша алса яхшы булыр иде. Әнисе батырлыклар эшләү өчен каядыр бару бөтенләй мәҗбүри түгеллеген аңлата. Дөрестән дә, шәфкать туташы булып эшләүче Галияне бөтен тирә авылларда хөрмәт итәләр. Чөнки ул кешеләрне бик ярата. Аларның сәламәтлеген кайгырта, һәрвакыт ярдәм итә. Әтисе, туган якка кайткач, авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче РТСка эшкә урнаша. Аның металларны эретеп ябыштыруы үзе бер могҗиза түгелмени? Колхоз механизаторлары аның осталыгына сокланалар, аны хөрмәт итәләр. Кырма станогында Әхмәт абыйсы эшләгән детальләрне теләсә нинди төгәллек таләп итүче техникага куярга була. Колхоз басуларында нинди генә техника юк? Аларда эшләүчеләр дә мактауга лаек. Әтисе дә дөрес әйтә шул. Башта мәктәптә бирелгән белемнәрне яхшылап үзләштерергә, сәламәтлекне ныгытырга, җәмәгать эшләрендә катнашырга кирәк. Әнис кечкенәдән үзен киләчәк тормышка әзерләде. Октябрят значогын горур тагып йөрде. Пионерга керү аны тагын да җаваплырак булырга өйрәтте. Тимурчы булып өлкәннәргә булышу, металл ватыклары, макулатура җыю, үзешчәннәрнең хәйрия концертларында катнашудан тирән канәгатьләнү алып үсте. Комсомолга кергәч инде илнең чын гражданы итеп тоя башлады үзен. Урта мәктәпне тәмамлаганда механизатор таныклыгы да алырга өлгерде. Сельхозтехника бүлекчәсенә эшкә урнаша. Үзен җитлеккән, олы кеше итеп күрсәтер өчен микән, әтисе кебек тәмәке тартырга өйрәнде. Дөрес, башта өйдәгеләргә сиздермәскә тырышты. Әнисе, сизеп алгач, тыярга тырышып караган иде. Әтисе каршы килмәгәч, яшермичә үк тарта башлады. Колхозларда механизатор кадрлар җитешмәгәнлектән, урып-җыю чорына механизаторларны сәнәгать оешмаларыннан җәлеп итәләр иде. Комбайнда эшләргә теләк белдергән егет, юллама белән колхоз идарәсенә килә. Колхоз рәисе аңа, тиздән уракка тотыныр вакыт җитәсен искәртеп, СК- 4 маркалы комбайнны төзәтеп, эшләргә куша. Ярдәмче итеп фермада ат җигеп эшләүче, механизатор таныклыгы булмаган Сәлимне билгелиләр. Әнис бик теләп риза була. Техниканы ремонт оешмасындагы эшчеләр белән бергәләп, тиз арада төзәтеп чыктылар. Бу вакытта урак башланган иде инде. Әнис комбайнга тиешле обкатка үткәреп тормыйча гына басуга ашыкты. Иген кырына кереп, өлкән механизаторлар янәшәсендә, эшкә керешәсе килә аның. Менә аның сәгате сукты. Сәлим абыйсы белән көйрәтеп алдылар да: "Хәерле сәгатьтә", дип, Әнис кыр корабын өлгергән арыш басуына юнәлтте. Әвернә бөгеп китергән арыш камылын үткен пычаклар кисү белән, аларны шнек кабул итү камерасына бирә. Транспортер барабанга тапшыра. Арыш массасы анда суктырылып, клавишларга күчә. Минутына 360 хәрәкәт ясап, алар бөртекне иләкләргә, саламын селкеп, копнителгә куалар. Иләктән көчле җилләткеч ярдәмендә чистарган гәрәбәдәй бөртекләр шнеклар һәм элеватор ярдәмендә бункерга җыела. Әнис бу агымны йөрәге белән тоя иде. Менә тиздән бункер тулыр. Әнис үзе суктырган ашлыкны көтеп торган КамАЗ әрҗәсенә бушатыр... Ләкин каршысына сиренасын кычкыртып, утларын яндырып-сүдереп, туктарга сигнал биреп килүче, кырда кизү торган, янгын сүндерү машинасы аны татлы уйларыннан бүлдерде. Моторны ут чолгап алган икән. Үзендә зур җаваплылык тойган механизатор ут белән көрәшә башлый. Ашыгычлык белән хата өстенә хата ясала. Кыска гына вакыт эчендә егетнең сулыш юллары, тәне пешеп өлгерә. Янгын сүндерүчеләр утның иген кырына күчүенә киртә куя алдылар. Комбайнчыны участок хастаханәсенә илтеп тапшыралар. Танымаслык хәлгә килгән егетнең гомере өчен көрәш башлана. Шәфкать туташы булып эшләүче әнисе, табиблар Әниснең гомерен саклап калыр өчен күп көч куялар. Авыруның хәле көннән-көн начарлана. Район үзәк хастаханәсе, РКБ табиблары да җәлеп ителәләр көрәшкә. Ләкин сулыш юлларының, үпкәсенең бик каты зарарлануы аркасында ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Аяз көнне яшен суккандай булды. Тулыланмаслык югалтуны бөтен авыл, ул эшкә керешкән колхоз халкы бик авыр кичерделәр. Утыз еллап вакыт узса да, гыйбрәтле фаҗиганың ярасы төзәлми. Узган гасырның сиксәненче елларында булган вакыйга ата-анасының, туганнары һәм якыннарының төзәлмәслек яраларын яңартмас өчен исемнәр үзгәртелде. Нинди генә эшкә тотынсаң да, һәрчак иминлек кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәклекне искәртү максатыннан, әлеге фаҗигале тарихны йөрәгем аша үткәрдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев