Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәтиҗә ясарга күп калмады

Спартакиада кысаларында белем бирү учреждениеләре арасында спорт төрләре буенча бәйгеләр дәвам итә. Узган шимбәдә шушы уңайдан "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында көрәш буенча бәйге узды. Командалар арасында Бәрәскә - беренче, Комыргуҗа - икенче, Түбән Көек - өченче, Күңгәр дүртенче урынга лаек булды. Шулай ук махсус дипломнар да тапшырылды. "Иң яшь...

Спартакиада кысаларында белем бирү учреждениеләре арасында спорт төрләре буенча бәйгеләр дәвам итә.
Узган шимбәдә шушы уңайдан "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында көрәш буенча бәйге узды. Командалар арасында Бәрәскә - беренче, Комыргуҗа - икенче, Түбән Көек - өченче, Күңгәр дүртенче урынга лаек булды. Шулай ук махсус дипломнар да тапшырылды. "Иң яшь көрәшче" исеменә Олы Әтнәдән 2010 елгы Әдел Садыйков, "Иң яхшы көрәш алымнары күрсәтүче" исеменә Олы Мәңгәрдән Рәсим Сәләхетдинов лаек булды. "Спартакиада ахырына якынлаша. Бары зур футбол һәм җиңел атлетика буенча бәйгеләр калып килә", - ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин. Шуннан соң еллык нәтиҗә ясалыр дип көтелә.
Күңгәр мәктәбе спорт залында исә волейбол буенча ИП.Абдуллаҗанов призына өлкәннәр үзара көч сынашты. Кукмара, Арча, Яңа Кенәр кебек кунак командалар белән беррәттән Күңгәр, Әтнә, Комыргуҗа җыелма - барлыгы унике команда катнашты. Кубок Яңа Кенәргә китте. Икенче урында - Күңгәр, өченче урында - Комыргуҗа командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев