77 тапкыр бозганнар
Җәмгыять

77 тапкыр бозганнар

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12-18 июнь көннәрендә район юлларында әнә шуның кадәр юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Һәм алар арасында иң күбе - егерме бише - тизлек арттыру белән бәйле. Шулай ук унбер машина йөртүче номерлары пычрак булган транспорт чарасында йөргән, тугызы - страховкасы булмаган килеш...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12-18 июнь көннәрендә район юлларында әнә шуның кадәр юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Һәм алар арасында иң күбе - егерме бише - тизлек арттыру белән бәйле. Шулай ук унбер машина йөртүче номерлары пычрак булган транспорт чарасында йөргән, тугызы - страховкасы булмаган килеш руль артына утыр­ган, алты йөртүче төзек булмаган транспорт чарасын "иярләгән", дүртесе - куркынычсызлык каешын такмаган, берәр йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткән, тонировка, знакка туктамаган өчен дә җаваплылык­ка тартылган. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Кабат исегезгә төшереп узабыз, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга, штрафларны вакытында түләүгә игътибарны киметмәсәк иде. Уяулык һәрчак мөһим.


Нет комментариев