Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

9 Майда Олы Әтнә үзәгеннән “Үлемсез полк” узачак

"Үлемсез полк" акциясе моннан ун ел элек Төмәндә башлангыч ала. Бөек Җиңү көнендә бер төркем ветераннар фронтовик әтиләренең фотоларын тотып шәһәрнең төп урамыннан узалар. Һәм әлеге матур башлангыч тиз арада илебезнең егермедән артык төбәгендә дәвам ителә. Быелгы Бөек Җиңү бәйрәмендә Олы Әтнә авылы үзәгеннән "Үлемсез полк" узачак. Әлеге акциягә бакча,...

"Үлемсез полк" акциясе моннан ун ел элек Төмәндә башлангыч ала. Бөек Җиңү көнендә бер төркем ветераннар фронтовик әтиләренең фотоларын тотып шәһәрнең төп урамыннан узалар. Һәм әлеге матур башлангыч тиз арада илебезнең егермедән артык төбәгендә дәвам ителә.
Быелгы Бөек Җиңү бәйрәмендә Олы Әтнә авылы үзәгеннән "Үлемсез полк" узачак. Әлеге акциягә бакча, мәктәп балалары, яшьләр, район оешма хезмәткәрләре кушыла. Шулай ук районыбызның һәр кешесе бу мөһим чарада актив катнашыр дип көтелә. Һәркем кулына фронтовик әтиләренең, бабаларының, туганнарының, авылдашларының портретларын тотып бердәм сафта узган чакта яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган солдатлар күз алдыбыздан уза, күзләргә яшьләр килә. Якыннарыбызның фотоларын Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршына махсус куелган стендка урнаштырылачак. Биредә ул өч көн торачак. Кызыксынучыларга яңадан килеп карау мөмкинлеге булачак.
9 май көнне Олы Әтнә авылында чара иртәнге сәгать 9.00да техникум янындагы обелиск янында башланып китәчәк.
Хөрмәтле райондашлар, әтнәләр, кайткан кунаклар, без сезне бу мөһим акциядә катнашырга чакырабыз. Беркем дә онытылырга тиеш түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев