"Ачык ишек"кә рәхим итегез
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе боерыгы нигезендә, "Кулланучылар өчен "Ачык ишекләр көне" акциясе" уздырыла.
Максаты - кулланучыларның бу өлкәдә белемен арттыру һәм Роспотребнадзорны Бөтендөнья кулланучылар көненә әзерләү, дип аңлаттылар. Ул 15 март көнне 8.00дән 17.00гә кадәр Идарәнең Арча, Биектау районнарында: Арча, Банк урамы, 6а адресы буенча уза.
Телефоннары: 88436630083; 88436631501.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев