Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ахырзаман, җәмәгать, башкача атап булмый...

Алабугада яшәүче 63 яшьлек хатын пенсия акчасын сораган кызын чәнчеп үтергән Россия Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. (Казан, 16 март, "Татар-информ"). 15 март төнендә республиканың Алабуга шәһәрендә 63 һәм 41 яшьлек әниле-кызлы ике хатын-кыз арасында гауга чыга. Күкрәк читлегенә пычак белән ике тапкыр чәнчелгән...

Алабугада яшәүче 63 яшьлек хатын пенсия акчасын сораган кызын чәнчеп үтергән

Россия Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). 15 март төнендә республиканың Алабуга шәһәрендә 63 һәм 41 яшьлек әниле-кызлы ике хатын-кыз арасында гауга чыга. Күкрәк читлегенә пычак белән ике тапкыр чәнчелгән 41 яшьлек хатын хастаханәгә китерелә, әмма берничә сәгатьтән җан бирә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең Алабуга шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

 


Җинаять кылуда, һәлак булган ханымның 63 яшьлек әнисе шикләнелә. Ул үз гаебен таный. Тикшерү версиясе буенча, хәмер эчеп утырганда кызы әнисеннән пенсиясеннән акча бүлеп бирүен сорый. Алар арасында җәнҗал куба, ана пычак алып, ике тапкыр кызының күкрәгенә чәнчи. Бу вакытта зыян күрүченең танышы кайтып керә, ул исерткеч эчемлек алырга гына чыккан була, өйгә керүгә үк ашыгыч ярдәм чакырта.

Якын арада тикшерүчеләр ананың иреген чикләү чарасын сайлау турында үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев