"Ак Барс" "Авангард"ка оттырды: сериядә исәп әлегә безнекеләр файдасына 2:1
Моңа кадәр ике уенда откан "Ак Барс" эшне озакка сузмыйча, бер-бер артлы голлар кертүдән башлады. Башта - Артем Лукоянов, аннан соң Андрей Попов бик мөһим голлар керттеләр. "Авангард" җавап шайбасын керткәч, Антон Глинкин кунаклар капкасына өченче шайбаны озатты... һәм шуның белән безнең хоккейчылар тынычланып калдылар бугай. Кунаклар 2 гол кертеп...
Моңа кадәр ике уенда откан "Ак Барс" эшне озакка сузмыйча, бер-бер артлы голлар кертүдән башлады. Башта - Артем Лукоянов, аннан соң Андрей Попов бик мөһим голлар керттеләр. "Авангард" җавап шайбасын керткәч, Антон Глинкин кунаклар капкасына өченче шайбаны озатты... һәм шуның белән безнең хоккейчылар тынычланып калдылар бугай.
Кунаклар 2 гол кертеп төп вакытны уртак исәпкә төгәлләделәр. Ә овертаймда җиңү китергән тагын бер голны кертеп җиңүгә ирештләр. Бу уенда җиңелсә дә, гомуми сериядә "Ак Барс" 2:1 исәбенә алда бара. Барысы 4 җиңүгә кадәр уйнарга кирәк.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/13/136671/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев