Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ак Барс» дөнья чемпионы белән килешү төзеде

Александр Бурмистров НХЛдагы карьерасына нокта куйды.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы НХЛда карьерасына нокта куйган һөҗүмче, 2014 елда Россия җыелмасы составында дөнья чемпионы булып танылган Александр Бурмистров белән килешү төзегән. Бер яклы килешү сезон азагына кадәр төзелгән. Бу хакта КХЛның рәсми сайты хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, берничә көн элек 26 яшьлек һөҗүмченең НХЛдагы карьерасын төгәлләве хакында хәбәр ителгән иде. КХЛда уенчының хокукларына «Ак Барс» клубы ия.

Бу сезонда Бурмистров НХЛда «Ванкуваер» командасы өчен 24 уенда 6 (2+4) очко җыйды. НХЛ карьерасында аның исәбендә 348 матчта 101 (37+64) очко бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155093/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев