"Ак Барс" хоккейчылары сезонны җиңүдән башлады
Казан командасы өчен хәлиткеч ике алканы Канада һөҗүмчесе Джастин Азеведо кертте.
Казан, 24 август, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Континенталь хоккей лигасының яңа сезондагы беренче матчын җиңүдән башлады - "Татнефть Арена" боз сараенда Кытай клубы "Куньлунь Ред Стар" командасыннан өстен чыкты. Матч Казан хокккейчылары файдасына 4:2 исәбенә төгәлләнде. "Ак Барс" командасыннан алкаларны Владимир Ткачев, Федор Малыхин һәм ике тапкыр Канада һөҗүмчесе Джастин Азеведо кертте.
Матчның беренче минутлары аеруча мавыктыргыч булып истә калды. Кунаклар уенның 4 нче минутында ук исәпне ачты. Ул гына да түгел, бозда шул арада "Ак Барс" сакчысы Роман Абросимов белән кунак команда уенчысы Артурс Кулда тамашачыларга боздагы "бокс" та бүләк итеп алды.
Казан хоккейчылары өстенлекне беренче период уртасында ук үз кулларына алды - 14 нче минутта Андрей Марков биргән шәп пастан файдаланып, Владимир Ткачев сезонда команда өчен беренче алкасын кертте.
Ахыр чиктә уен язмышы өченче периодта, азаккы минутларда гына хәл ителде: 50 нче минутка кадәр тигез сакланган исәпне Джастин бозды - кунаклар капкасына ике алка кертте.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/24/147045/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев