Алкышлап кабул иттеләр
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында зур вакыйга булып узды. Бу көнне Рафис Сәләхетдинов җитәкчелегендәге «Яшьлек» театр студиясе Илгиз Зәйни әсәре буенча куелган «Ай кызы» спектакленең премьерасын тәкьдим итте. Рольләрне техникум студентлары - Фирдүс Кәбиров, Эльмира Җәләлиева, Лилия Мәрдәнова, Евгений Пушкин, Инсаф Сәләхов, Зөһрә Василова, Гөлшат Сафиуллина, Ралинә Сираҗиева бик...
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында зур вакыйга булып узды.
Бу көнне Рафис Сәләхетдинов җитәкчелегендәге «Яшьлек» театр студиясе Илгиз Зәйни әсәре буенча куелган «Ай кызы» спектакленең премьерасын тәкьдим итте. Рольләрне техникум студентлары - Фирдүс Кәбиров, Эльмира Җәләлиева, Лилия Мәрдәнова, Евгений Пушкин, Инсаф Сәләхов, Зөһрә Василова, Гөлшат Сафиуллина, Ралинә Сираҗиева бик оста итеп башкардылар. Премьера барлык тамашачыларда да җылы тәэсирләр генә калдырды. Кайнар алкышлар әнә шул хакта сөйли. Техникум директоры Айрат Каюмов та коллективны ихлас күңелдән котлап, уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев