Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Аллаһының рәхмәте яусын сезгә”

Күшәр авылында яшәүче мөмкинлеге чикле Динарт Әхмәтшин үзенә биргән ноутбукны күргәч, шатлыгыннан әнә шулай диде. Динарт тумыштан ДЦП белән авырый. Әнисе Фәр­зәнә апа сөйләгәннәр­дән: - Беренче балам үлде. Икенче балам төште. Кызганычка каршы, Динарт улым авырту булып туды. Хәер, аның авырту икәнен 9 айда гына белдек. Авып-түнеп китә баш­лагач кына....

Күшәр авылында яшәүче мөмкинлеге чикле Динарт Әхмәтшин үзенә биргән ноутбукны күргәч, шатлыгыннан әнә шулай диде.
Динарт тумыштан ДЦП белән авырый. Әнисе Фәр­зәнә апа сөйләгәннәр­дән:
- Беренче балам үлде. Икенче балам төште. Кызганычка каршы, Динарт улым авырту булып туды. Хәер, аның авырту икәнен 9 айда гына белдек. Авып-түнеп китә баш­лагач кына. Шуңа кү­рә, икенче баламны табар­га да курыктым. Кече улым белән яшь аермасы 14 ел.
Динарт 1972 елгы. Укый, яза белмәсә дә бөтен хәрефләрне дә белә. Ул үзе дә бу хакта: "Өйгә килеп укытмадылар. Укый белмим, шулай да хәрефләрне таныйм. Миңа бер күрсәтеп бирсәләр, отып калам. Истә калган буенча эшлим", - ди. Шунысын әйтергә кирәк, русча да аңлый ул. "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия фонды тарафыннан бүләк ителгән ноут­букны күргәчтен дә, шат­ланып туя алмады ул. "Мин аннан кинолар да карыйм", - диде. Шулай ук ноутбукны хәзер урамга да алып чыга алачак Динарт. Программачы егетебез Рөстәм Мостафин ноутбукка ки­рәкле программаларны да куя. Динартка эшләү ысулларын да өйрәтте. Ноутбукка интернетны да ялгап бирде. Улының шатлыклы елмаюын кү­реп Фәрзәнә апай да:
- Улымны шатландырган һәркемгә рәхмәт яусын. Районыбыз җитәкчелегенә дә безнең чиксез рәхмәтебезне җиткерегез. Аллага шөкер, күмәк хуҗалык җитәкчесе дә, бригадирыбыз Рамил дә кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә ярдәм итеп торалар. Әле ярый Рәшит бар, - дип 19 ел гомер иткән иптәшен мактап куя. Фәрзәнә апайның ире, Динартның әтисе иртә вафат була. Әнеки булган кеше, аның сыйныфташы Рәшитне йортка кертергә куша. Күрәмсең, өлкән кеше олыгайган көнендә Фәрзәнәгә иптәш, терәк кирәк булачагын яхшы аңлый. Җитмәсә авырту бала да бар. Дөрестән дә, бүгенге көндә 45 яшен тутырган ир-атны күтәрү, хатын-кызның бер үзенә генә кыенрак булыр иде шул.
Фәрзәнә апаның оныгы да шикәр авыру белән авырта икән. Әби кеше аның өчен дә борчыла. "Балакаема бер яшь вакытта әлеге чир белән авыруы билгеле булды. Инде хәзер дүрт яшь аңа. Уколны кадатмый. Йок­лаганда гына кадыйбыз. Беләкләре катып бетте инде", - ди ул уфтанып.
Язмыш ничек кенә сынамасын, Динарт та, Фәрзәнә апа да һәр яңа туган көнгә шатланып гомер кичерәләр. Һәрвакыт йөзеннән елмаю китмәгән, сабыр, акыллы Динартка да сок­ланып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев