Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ашарга ярамый, сатарга – рөхсәт

Чишмәле Сап авылына барышлый Яңа Шашы мәктәбе бакчасында эшләүчеләрне күреп, тукталыш ясадык. Хәлләрен белешеп, яңалыклар хакында сораштык. Сөйләшә торгач, кызык фактлар да ачыкланды. Нәкъ мәзәктәгечә инде. Бакчада үстергән үз яшелчәләрен ашарга - ашханәдә кулланырга ярамый икән аларга. Имештер, үзләре үстергән яшелчәдә нит­рат күп. Ул гынамы әле, кем әйтмешли, сөт өстендә...

Чишмәле Сап авылына барышлый Яңа Шашы мәктәбе бакчасында эшләүчеләрне күреп, тукталыш ясадык.
Хәлләрен белешеп, яңалыклар хакында сораштык. Сөйләшә торгач, кызык фактлар да ачыкланды. Нәкъ мәзәктәгечә инде. Бакчада үстергән үз яшелчәләрен ашарга - ашханәдә кулланырга ярамый икән аларга. Имештер, үзләре үстергән яшелчәдә нит­рат күп. Ул гынамы әле, кем әйтмешли, сөт өстендә утырсак та, аны да Яшел Үзәннән кайтаралар. Хикмәт инде. Барысы да бөтен ил буенча гамәлгә кертелгән бердәм стандартлар белән бәйле, ди. Һәм ул барлык мәктәпләргә дә кагыла. Бер дә юк кеше түгелдер, Нобель премиясе лауреатыдыр моны уйлап табучы. Инде укучыларның бәдрәфкә чыгуларын да бердәм стандартлар белән көйлиселәре калып бара.
Иң кызыгы бу түгел әле, эш шунда, үзләре үстергән яшелчәләрне ашарга ярамаса да, сатарга рөхсәт. Сатканда нит­рат төшеп кала торгандыр инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев