Ашыккан – ашка пешкән
Ел бик шәптән килмәде быел. Яз башындагы җылы көннәр күңелдә өмет уятса да, алар артыннан килгән салкыннардан җаннар җәй буе диярлек өшеп йөрде. Шулай булса да, һәр фасылның үз вакыты, үз бәйрәме, дигәндәй. Сабантуйлар соңгарак вакытка күчерелсә дә, җае белән аларга да вакыт җитте. Алда сурәтләнәчәк вакыйгалар да нәкъ менә...
Ел бик шәптән килмәде быел. Яз башындагы җылы көннәр күңелдә өмет уятса да, алар артыннан килгән салкыннардан җаннар җәй буе диярлек өшеп йөрде.
Шулай булса да, һәр фасылның үз вакыты, үз бәйрәме, дигәндәй. Сабантуйлар соңгарак вакытка күчерелсә дә, җае белән аларга да вакыт җитте. Алда сурәтләнәчәк вакыйгалар да нәкъ менә җәй уртасында, бәйрәмгә әзерләнеп йөргән көннәрдә килеп чыга.
Авыл башлыгы вазыйфаларын башкарган берәү өчен, аны А. дип атыйк, гадәттәге эш көне була бу. Иртәнге нарядтан соң вак-төяк мәшәкатьләр белән йөргәннән соң, эш машинасында район сабантуе урынына, Каенсар урманына юнәлә. Исәбе - бәйрәмгә әзерлектә катнашу. Көне матур, кояшлы. Юллар әйбәт, тигез. Әтнә-Арча юлының өченче километры. Алда - урманга таба борылыш. Инде машина яртылаш борылышка кергән дә. Тик менә шул вакытта әллә нәрсә була. Машина алга таба сөрлегеп киткәндәй була. "Машина көпчәге чыгып очты бугай", - дип уйлап куя А. Ул да булмый, юлның икенче ягыннан берәү күренә. "Абый, сез исәнме?" - дигән сораудан соң гына А. нәрсә булганын чамалый башлый. Бу - икенче машинаның йөртүчесе З. була.
Яңа гына гаилә корып, парлы тормыш башлаган З. дә бернинди хәвеф-хәтәр көтми бу көннән. Тормыш иптәше янына - Арчага ашыга ул. Күңелләре күтәренке, сөйгәне көтеп тора бит. Үзеннән күпкә алда барган машинаны куып җитеп, узып китмәкче була З. Ә бит бу урында мондый маневр рөхсәт тә ителми. "Алдагы машинаның борылышка кереп баруын да, тизлегемнең ни дәрәҗәдә булуын да күрмәдем, хәтерләмим," - дияр ул соңыннан судта. Ничек кенә булмасын - З. йөрткән машина А. машинасының артына килеп кереп, юл кырыена оча. Нәтиҗәдә, ике машинага да зыян килә, йөртүчеләре дә тән җәрәхәтләре ала. Икесе дә хастаханәгә озатыла. А.ның башы ярыла, З.ның исә баш мие селкенә, сәламәтлегенә зыян килә.
Әлеге эш буенча административ эш күптән түгел генә район судында, судья Азат Нәҗмиев тарафыннан каралып, карар чыгарылды. Суд барышында гаепләнүче З. үзенең гаебен таныды, судның үзенә карата рәхимле булуын сорады. А. да З.ның яңа гына гаилә коруы, транспорт чарасының эшкә яраксызлыгын сәбәп буларак күрсәтеп, гаепләнүчегә җиңелрәк җәза чыгару турында сорап судьяга мөрәҗәгать итте. Суд барлык якларны да тыңлаганнан соң, З.ның гаебен җиңеләйтерлек фактларны да исәпкә алып карар чыгарды. Ул З.ны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүдән гыйбәрәт.
Әнә шулай З.ның руль артындагы игътибарсызлыгы бер гаепсез кешенең сәламәтлегенә һәм милегенә зыян китерә. Ярый, бу вакытта һәр икесе дә машиналарында ялгыз гына булалар. Пассажирлар булган очракта нәтиҗә тагын да аяныч булырга мөмкин иде бит. Юлларда игътибарлы булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев