1 октябрь 2017 яңалыклары
-
Ашыккан – ашка пешкән
Ел бик шәптән килмәде быел. Яз башындагы җылы көннәр күңелдә өмет уятса да, алар артыннан килгән салкыннардан җаннар җәй буе диярлек өшеп йөрде. Шулай булса да, һәр фасылның үз вакыты, үз бәйрәме, дигәндәй. Сабантуйлар соңгарак вакытка күчерелсә дә, җае белән аларга да вакыт җитте. Алда сурәтләнәчәк вакыйгалар да нәкъ менә...
-
Бушлай юридик ярдәм
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, 6 нчы октябрьдә халыкка бушка юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Райондашларыбызны 8:00 дән 11:00 гә кадәр - нотариус Әхмәтбаев Дамир Галләметдинович, ә 11:00 дән 14:00 гә кадәр адвокат Новикова Ольга Александровна кабул итәчәк. Кабул итү урыны: Олы Әтнә авылы, Октябрь урамы, 9 йорт, "Изгелек" халыкка социаль хезмәт...
-
Кавын, карбыз
Кавын Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә. Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән. Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш. Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә. "Колхозница" - зур булмаган түгәрәк кавын. Бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында...
-
Елмаеп алыйк әле
Үгез сөзеп имгәнгән савучы Мөхипҗамалны район больницасына китерәләр. Татарча белмәгән врач карый тегене. «Откуда?» була аның беренче сүзе. - Ат кумады, үгез куды мине. Разве ат шулай делает, - дип аңлаткан Мөхипҗамал. *** Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган....
-
ЮХИДИ хәбәр итә
Юлларда «Куркынычсызлык атнасы» (Неделя безопасности) баруы турында язган идек. Ул 21-28 сентябрь көннәрендә дәвам итәчәк. Шушы уңайдан Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә, балалар бакчаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча очрашулар оештырыла. Шундый очрашулар Олы Әтнәнең «Кояшкай» балалар бакчасында һәм Олы Әтнә урта мәктәбендә булып узды. Инспектор...
-
Җирдә эзе кала
Ярты гасырдан артык гомер юлы... Кеше җирдә ни өчен яшәгәнен белеп яшәсә, ул зур бәхет. Минем язмам әнә шундый бер ханым, Олы Әтнә авылында гомер кичергән, яшәү рухын югалтмаган, әле дә йорт эшләрен бик яратып башкара алган Фоадия Габдуллаҗан кызы турында. Ул минем янга яшьтәш буларак үз гомерендә беренче мәртәбә...
-
Олы Әтнәдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр (фоторепортаж)
Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәгән Кече, Яңа Әтнә, Шәкәнәч һәм Яңа җөлби өлкәннәрен Әтнә дәүләт драма театры бинасына җыйдылар. Биредә бәйрәм чарасы иртәнге тугызда өлкәнннәр хөрмәтенә әзерләнгән чәй өстәле артында башланып китте. Яңы гына табадан төшкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйланганнан соң, өлкәннәребез тамаша залына уздылар. Иң элек өлкәннәребезне...
-
Өлкәннәр көнен каршылап
Сентябрь ае да ахырына якынлашты. Көзнең икенче аена аяк басабыз. Көз - бәйрәмнәргә бай фасыл. Беренче октябрьне дә без өлкәннәр көне буларак билгеләп үтәбез. Бәйрәм буларак бу көн 1990 елның 14 декабрендә, Берләшкән милләтләр генераль ассамблеясе тарафыннан игълан ителә. Моны 1982 елда өлкәннәргә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабул ителгән Вена халыкара...
-
ANIMALPROFI терлекчеләрне җыйды
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында ресурс үзәге буларак төрле семинарлар, киңәшмәләр, очрашулар еш уза. Узган атнада, мәсәлән, биредә ANIMALPROFI форумы булып узды. Форумда республика буенча һәм күрше төбәкләрдән 150гә якын кеше катнашты. Делегатлар арасында Башкортстан, Мари Иле, Чувашстан республикаларыннан, Киров өлкәләреннән килүчеләр дә бар иде. Форум барышында ветеринария...
-
Винегрет, урама... – оста куллар шомара
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Worldskills бәйгесе кысаларында пешекчелек эше һәм татар ашларын әзерләү буенча бәйге булып узды. Бәйгедә пешекче булырга әзерләнүче беренче, икенче, өченче курс студентлары катнашты. Шунысы кызыклы, бу эш кызлар өчен генә кебек тоелса да, әлеге һөнәрне егетләр дә бик теләп үзләштерә. Бәйгедә катнашучылар арасында...
-
Бездә - кунаклар
Яңа Шашы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары бездә кунакта булды. Укучылар сораулар бирделәр, ничек журналист булырга мөмкин дип кызыксындылар.
-
Бик уңайлы... укыгыз гына
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинның «Әтнә таңы» газетасы электрон почтасына язган хатын кызыксынып укыдым. "Милләттәшләребезгә кызык булырдай яңалыгыбызны җиткерәсем килә: интернетта Татар әдәбияты үзәге ачылды. Аны www.tatkniga.ru адресы буенча карарга мөмкин. Үзәкне татар китапларын берләштергән иң зур ресурс дип атарга ярыйдыр: биредә 1500 исемдә китап урнаштырылган һәм аларның...