Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирдә эзе кала

Ярты гасырдан артык гомер юлы... Кеше җирдә ни өчен яшәгәнен белеп яшәсә, ул зур бәхет. Минем язмам әнә шундый бер ханым, Олы Әтнә авылында гомер кичергән, яшәү рухын югалтмаган, әле дә йорт эшләрен бик яратып башкара алган Фоадия Габдуллаҗан кызы турында. Ул минем янга яшьтәш буларак үз гомерендә беренче мәртәбә...

Ярты гасырдан артык гомер юлы... Кеше җирдә ни өчен яшәгәнен белеп яшәсә, ул зур бәхет.
Минем язмам әнә шундый бер ханым, Олы Әтнә авылында гомер кичергән, яшәү рухын югалтмаган, әле дә йорт эшләрен бик яратып башкара алган Фоадия Габдуллаҗан кызы турында.
Ул минем янга яшьтәш буларак үз гомерендә беренче мәртәбә яшьлек елларын искә алырга килгән.Үзе белән бер төргәк мактау грамоталарын, хезмәт юлында алган барлык язуларын алып килгән. Мин аннан хезмәт юлыңны кайчан, ничек башладың дип сорадым. Ул үзенең балачагын, яшьлек еллары, сугыш елларындагы эшчәнлеге турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аның хезмәт стажы 56 ел икән. 1944 елда беренче хезмәт юлын башладым, ди ул. Шул еллар эчендә ниләр генә кичермәгән. «Мин бит 56 ел элемтә бүлегендә эшләдем», - ди. Элемтә бүлеге кешеләрнең барлык серләрен: кайгымы ул, шатлыкмы ул, барысын кичерә. «Ә сугыш елларында ул аерата фаҗигале хәлләрне җиткерде адәм балаларына. Кайгы-хәсрәт китергән тавышларны ишетсәң калтырап каласың», - ди ул. Барысын башта элемтәче үз йөрәге аша кичерә.
Фоадиянең төп хезмәте - телефонистка, телеграфист була. Шуның өстенә бик яшьли йорт хезмәтләре аның өстенә төшә, ягулык белән дә ул тәэмин итә. Әмма ул һич тә зарланып сөйләми. Шунысы үкенеч булып калды ди, шул ук 1944 елда бер иптәш кызы белән гариза язып военкоматка бара. Сугыш кырына элемтәче итеп җибәрүләрен үтенә алар. Ләкин военком аларның үтенечләрен кире кага. Элемтәчеләрнең хезмәте тылда да нәкъ сугыш кырындагы кебек. Шундый тырыш, иленә һәр яктан ярдәм итәргә торган зат була Фоадия ханым. Аның тырышлыгы хезмәт белән генә чикләнми, ул районның җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1953 елда Әтнә мәдәният йортында җыр-бию ансамбле оеша. Фоадия ханым анда башыннан ахырына кадәр катнаша. Җыр-бию ансамбле Мәскәү сәхнәләрендә дә таныла, зур бүләкләргә лаек була.
Фоадия ханымның эшчәнлеген элемтә бүлеге хезмәткәрләре әле дә онытмыйлар. 2016 елда аңа 8 март белән котлап бик матур эчтәлектәге грамота җибәрәләр. Димәк, аның 56 еллык хезмәте олы бәягә лаек диябез. Хәзерге көндә Фоадия ханым кызы белән кияве тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аның гаиләсенә игелекле озын гомер телибез. Фоадия ханымның тормыш юлы якты эзләр калдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев