Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр (фоторепортаж)

Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәгән Кече, Яңа Әтнә, Шәкәнәч һәм Яңа җөлби өлкәннәрен Әтнә дәүләт драма театры бинасына җыйдылар. Биредә бәйрәм чарасы иртәнге тугызда өлкәнннәр хөрмәтенә әзерләнгән чәй өстәле артында башланып китте. Яңы гына табадан төшкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйланганнан соң, өлкәннәребез тамаша залына уздылар. Иң элек өлкәннәребезне...

Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәгән Кече, Яңа Әтнә, Шәкәнәч һәм Яңа җөлби өлкәннәрен Әтнә дәүләт драма театры бинасына җыйдылар.

Биредә бәйрәм чарасы иртәнге тугызда өлкәнннәр хөрмәтенә әзерләнгән чәй өстәле артында башланып китте. Яңы гына табадан төшкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйланганнан соң, өлкәннәребез тамаша залына уздылар.

Иң элек өлкәннәребезне район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова район хакимимяте исеменнән котлауларын җиткерде. Аларга рәхмәтен белдерде. Өлкәннәребезне Казананн ук котларга кайткан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров олы хитсләрен җиткерде.

Аннары өлкәннәребез филармония артистлары чыгышын һәм дә "Айсылу" фильмын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев