Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елмаеп алыйк әле

Үгез сөзеп имгәнгән савучы Мөхипҗамалны район больницасына китерәләр. Татарча белмәгән врач карый тегене. «Откуда?» була аның беренче сүзе. - Ат кумады, үгез куды мине. Разве ат шулай делает, - дип аңлаткан Мөхипҗамал. *** Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган....

Үгез сөзеп имгәнгән савучы Мөхипҗамалны район больницасына китерәләр. Татарча белмәгән врач карый тегене. «Откуда?» була аның беренче сүзе.
- Ат кумады, үгез куды мине. Разве ат шулай делает, - дип аңлаткан Мөхипҗамал.
***
Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган. Икенчесе:
- Ат арыды, төш арбадан, нишләп ашарга тотындың? - дигән.
Беренчесе:
- Юләр син! Соң бит мин атка җиңелрәк булсын дип ашап утырам ич, - дип җавап биргән.
***
Имеш, беренче автомобильләр яңа чыккан заманда бер авылның кешесе шәhәргә барып автомобиль күреп кайта. Авылына килеп җитүе белән аны бөтен халык сарып ала да сораштыра башлый: нәрсә ул автомобиль, аның кыяфәте нинди, h.б., h.б. Шулай итеп, ул авылдашларына ике сәгать буе автомобиль турында сөйләп, явып кына торган сорауларга җавап биреп торырга мәҗбүр була. Ниhаять, сораулар беткәч, арыганнан телен көчкә кыймылдатып, сорый икән:
- Я, инде аңлашылдымы?
Беркем дә дәшми, тик бер бабай гына тавыш бирә икән:
- Аңлашылды, аңлашылды, балам, маладис, барысын җиренә җиткереп сөйләп бирдең. Тик син шунысын гына аңлатып бир әле: ул автомобиль дигән нәстәкәйгә атны кайсы яктан җигәләр соң? - дип сорый икән үзеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев