Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бик уңайлы... укыгыз гына

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинның «Әтнә таңы» газетасы электрон почтасына язган хатын кызыксынып укыдым. "Милләттәшләребезгә кызык булырдай яңалыгыбызны җиткерәсем килә: интернетта Татар әдәбияты үзәге ачылды. Аны www.tatkniga.ru адресы буенча карарга мөмкин. Үзәкне татар китапларын берләштергән иң зур ресурс дип атарга ярыйдыр: биредә 1500 исемдә китап урнаштырылган һәм аларның...

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинның «Әтнә таңы» газетасы электрон почтасына язган хатын кызыксынып укыдым.
"Милләттәшләребезгә кызык булырдай яңалыгыбызны җиткерәсем килә: интернетта Татар әдәбияты үзәге ачылды. Аны www.tatkniga.ru адресы буенча карарга мөмкин. Үзәкне татар китапларын берләштергән иң зур ресурс дип атарга ярыйдыр: биредә 1500 исемдә китап урнаштырылган һәм аларның күбесен бушлай укырга мөмкин.
- Сез яшәгән төбәктәге милләттәшләребезгә бу сайтның барлыгын җиткерсәгез иде", - дип яза ул.
Үзем дә кызыксынып Илдар әфәнде күрсәткән электрон адрес буенча регистрация үттем. Дөрес­тән дә бик уңайлы. Инде регистрация үтеп, үземне кызыксындырган китаплар исемлеген күргәч, шатланып куйдым. Вакыт табып укы гына. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезгә дә әлеге Татар әдәбияты үзәгенә керергә тәкъдим итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев