Винегрет, урама... – оста куллар шомара
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Worldskills бәйгесе кысаларында пешекчелек эше һәм татар ашларын әзерләү буенча бәйге булып узды. Бәйгедә пешекче булырга әзерләнүче беренче, икенче, өченче курс студентлары катнашты. Шунысы кызыклы, бу эш кызлар өчен генә кебек тоелса да, әлеге һөнәрне егетләр дә бик теләп үзләштерә. Бәйгедә катнашучылар арасында...
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Worldskills бәйгесе кысаларында пешекчелек эше һәм татар ашларын әзерләү буенча бәйге булып узды.
Бәйгедә пешекче булырга әзерләнүче беренче, икенче, өченче курс студентлары катнашты. Шунысы кызыклы, бу эш кызлар өчен генә кебек тоелса да, әлеге һөнәрне егетләр дә бик теләп үзләштерә. Бәйгедә катнашучылар арасында биш егет булуы әнә шул хакта сөйли. Ярышучыларның эшләренә бәяне техникум укытучылары - җитештерү буенча мастер Файлә Валитова һәм махсус дисциплиналардан белем бирүче Гөлнара Хәбибуллина бирде.
Бәйге биремнәре пешекчелек эше буенча милли чемпионат биремнәре белән тәңгәл иде. Пешекчеләр авторлык башкаруында винегрет, ике төрле гарнир һәм соус белән кайнар ризык - "тельное" әзерләделәр. Татар ашларыннан - кош теле камырыннан әзерләнгән роза-урамалар һәм кабак бөккәне пешерделәр. Соңгысын чүпрәле камырдан. Пешекчелек эше буенча бәйгенең җиңүчесе булып беренче курс студенты Илгиз Мирсәяпов танылган. Булдырган, Илгиз, "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - дигән гыйбарә нәкъ менә синең кебекләр турында. Татар милли ризыкларын әзерләүдә исә өченче курс студенты Аида Ведушевага җитүчеләр табылмаган. Бәйге җиңүчеләре Казан шәһәренең махсус компетенция үзәгендә - халыкара сервис колледжында узачак сетевой чемпионатта көч сынашачак. Безнекеләр анда да сынатмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев