Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ANIMALPROFI терлекчеләрне җыйды

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында ресурс үзәге буларак төрле семинарлар, киңәшмәләр, очрашулар еш уза. Узган атнада, мәсәлән, би­редә ANIMALPROFI фо­румы булып узды. Фо­рум­да республика буенча һәм күрше төбәкләрдән 150гә якын кеше катнаш­ты. Делегатлар арасында Башкортстан, Мари Иле, Чувашстан республика­ла­рыннан, Киров өлкә­ләреннән килүчеләр дә бар иде. Форум бары­шында ветеринария...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында ресурс үзәге буларак төрле семинарлар, киңәшмәләр, очрашулар еш уза.
Узган атнада, мәсәлән, би­редә ANIMALPROFI фо­румы булып узды. Фо­рум­да республика буенча һәм күрше төбәкләрдән 150гә якын кеше катнаш­ты. Делегатлар арасында Башкортстан, Мари Иле, Чувашстан республика­ла­рыннан, Киров өлкә­ләреннән килүчеләр дә бар иде. Форум бары­шында ветеринария бел­гечләре терлекчелек өл­кәсендә яңалыклар бе­лән таныштылар, үзара фи­кер алыштылар. Чара ве­теринария фәннәре кан­дидаты, ветеринар та­биб-консультант Петр Фен­дриковның чыгышы белән башланып китте. Ул "Рациналь антибиоти­ко­терапия" темасына чы­­гыш ясады. Көн дә­ва­мын­да "Сөт сыерларын ор­лыкландыруда түбән нәтиҗәләрнең эндокрин сә­бәпләре", "Эре мөгезле терлекләрдә паразитоз­га каршы көрәшнең такти­ка­сы һәм стратегиясе", "Яшь маллар: яхшы старт - җиңүгә китерә", " Терлекчелектә гигиенаны про­филактикалауның комп­лекслы системалары", "Метаболик проблемалар: сәбәпләре, нә­тиҗәләре, профилакти­ка", "Микотоксиннар: күз­гә күренгән һәм яше­рен куркыныч", "Сарык асрау: төп авырулар, профилактика һәм дәвалау юллары" темаларына NITA-FARM , BIOMIN бел­геч­ләренең чыгышлары тыңланды. Делегатларга доклад белән чыгыш ясау­чылар белән шәхсән бер­гәләп эшләү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Иң соңыннан түгәрәк өс­тәл артында барысы бер­гә фикер алыштылар, форумда катнашучыларга дипломнар тапшырыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев