Өлкәннәр көнен каршылап
Сентябрь ае да ахырына якынлашты. Көзнең икенче аена аяк басабыз. Көз - бәйрәмнәргә бай фасыл. Беренче октябрьне дә без өлкәннәр көне буларак билгеләп үтәбез. Бәйрәм буларак бу көн 1990 елның 14 декабрендә, Берләшкән милләтләр генераль ассамблеясе тарафыннан игълан ителә. Моны 1982 елда өлкәннәргә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабул ителгән Вена халыкара...
Сентябрь ае да ахырына якынлашты. Көзнең икенче аена аяк басабыз.
Көз - бәйрәмнәргә бай фасыл. Беренче октябрьне дә без өлкәннәр көне буларак билгеләп үтәбез. Бәйрәм буларак бу көн 1990 елның 14 декабрендә, Берләшкән милләтләр генераль ассамблеясе тарафыннан игълан ителә. Моны 1982 елда өлкәннәргә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабул ителгән Вена халыкара планы эшчәнлегенең дәвамы итеп тә санарга мөмкин. Ә 1991 елда исә өлкән яшьтәгеләргә карата Берләшкән милләтләр оешмасы принциплары кабул ителә. Өлкәннәр, Һичшиксез, җәмгыятебез үсешендә зур әһәмияткә ия. Кызганычка каршы, аларның тормыш шартларын яхшырту, алар өчен чит илдәге кебек уңайлыклар тудыру буенча безгә эшлисе дә эшлисе әле.
Өлкәннәр көнен беренче вакытта Европада гына билгеләп үтәләр. Соңрак ул башка илләрдә дә киң яңгыраш таба. Безнең илдә ул 1992 елдан зурлап билгеләп үтелә. Традиция буларак, бу көнне өлкәннәр өчен концерт-тамашалар оештырыла, чәй табыннары әзерләнә, аларга күчтәнәч пакетлар тапшырыла.
Статистикага күз салсак, җәмгыятебезнең зур тизлектә картаюын күрербез. 2002 елга, мәсәлән, ун кешегә бер алтмыштан өлкәнрәк яшьтәге кеше туры килсә, 2050 елга бу бишкә бер нисбәтендә калыр дип фаразлана. 2150 елга исә дөнья халкының өчтән берен алтмыштан өлкәнрәкләр тәшкил итәр дип көтелә.
Районыбызда бүгенге көндә барлыгы 2865 пенсия яшендәге кеше исәпләнә. Алар арасыннан 737 кеше - 80 яшьтән олы. 90нан өлкәнрәкләр - 18. 95 яшьтән өлкәнрәкләр исә ел башында 6 кеше булган. 90-95 яшьлекләр турында газетабыз битләрендә дә даими яктыртып торабыз. Шушы көннәрдә генә әле Күлле Киме авылында яшәүче Миншәрәп Шәрәфетдинова янында булып кайтырга туры килде. Миншәрәп әбекәйгә 90 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, ачык йөз, җылы сүз белән каршы алды ул безне. Әбекәйне котларга район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев һәм авыл ветераннар советы рәисе Саймә Галимҗанова килгән иде. Алар юбилярны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Миншәрәп әбекәй үзе күрше республиканың Мари Комыргуҗасы авылында туып-үскән. Гаиләдә җиде бала үсә алар. Сугыш башланган көн язмышының иң аянычлы көннәреннән берсе булып хәтеренә сеңеп кала. Бу көнне Миншәрәп әбекәйнең туган йорты янып, көлгә әйләнә. Ут йорттан йортка күчеп, ярты авыл янып бетә бу көнне. Олы абыйларын сугышка алалар. Әтисе заводта эшләү сәбәпле, алынмый. Әти-әниләре белән өчәү кала алар. Ул елларның авырлыгын ил белән күтәрсәләр дә, Миншәрәп әбекәйнең иң җанына тигәне - урманда эшләү була. "Шул урманнан качып, кияүгә килдем", - дип елмая үзе.
1952 елда килен булып төшә ул Күлле Кимегә. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Арадан берсе вафат. Бүгенге көндә Миншәрәп әбекәй кызы Зәлия тәрбиясендә гомер кичерә. Өйләре зур, иркен. Табыннары мул. Һәр туган көнгә куанып, бүгенге муллыкка сөенеп, шөкер итеп яши әбекәй. Балаларына бик рәхмәтле. Миншәрәп әбекәйгә күрсәткән игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев