Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобусларга аерым игътибар

10 июльдән 24 июльгә кадәр республика юлларында "Куркынычсызлык маршруты" ("Безопасный маршрут") профилактик чарасы үткәрелә. Ул пассажирларны йөртүче транспорт чараларын контрольдә тотуны максат итеп куя. Пассажир йортүче транспорт чараларын контрольдә тоту буенча комплекслы профилактик чаралар үткәрелеп торуга карамастан, Россия Федерациясе юлларында хәлләр бик үк шәптән түгел. Агымдагы елның июнь-июль айларында гына...

10 июльдән 24 июльгә кадәр республика юлларында "Куркынычсызлык маршруты" ("Безопасный маршрут") профилактик чарасы үткәрелә. Ул пассажирларны йөртүче транспорт чараларын контрольдә тотуны максат итеп куя.
Пассажир йортүче транспорт чараларын контрольдә тоту буенча комплекслы профилактик чаралар үткәрелеп торуга карамастан, Россия Федерациясе юлларында хәлләр бик үк шәптән түгел. Агымдагы елның июнь-июль айларында гына да автобус­лар катнашында Кырым республикасында, Байкал арты краенда, Төмән, Томск, Тула өлкәләрендә һәм күптән түгел генә Татарстанда булган юл һәлакәтләрендә 33 кеше һәлак булды, 80 нән артык кеше тән җәрәхәтләре алды. Милли бәйрәмебез үтәсе көннәрдә йөрәкләрне яралаган һәлакәт үзе генә дә 14 кешенең үлеменә китерде. Алар арасында 7 хатын-кыз, 3 ир-ат һәм 4 бала бар.
Бер гөнаһсыз кешеләрнең үлеменә китергән мондый аяныч хәлләрне булдырмау һәм аларны контрольдә тотуга юнәлтелгән чара барышында муниципаль районнар, муниципаль районара, регионара регуляр яки заказ буенча пассажирлар төяп йөрүче автобус­лар тикшерелә. Шушы уңайдан, район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан пассажир автобусларын тикшерү буенча даими рейдлар үткәреләчәк. Атна уртасында үткән рейд барышында тахографта махсус карточкасы булмау сәбапле, бер автобус йөртүчегә карата административ протокол төзелгән.
ЮХИДИ бүлекчәсе инс­пекторы Рамил Гәрәев юлларда һәркайсыбыз­ны - транспорт чарасын йөртүчеләрне дә, җә­яүлеләрне дә сак бу­лыр­­га чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев