Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобусны кистереп, каршысына кергән автомобиль хуҗасы җавапка тартылды

Чит ил автомобиле йөртүче юлда авария халәте тудырган. ЮХИДИ хезмәткәрләре күптән түгел гамәлгә кергән яңа төшенчә - "Опасное вождение" өчен "БМВ" автомобиле йөртүчене җавапка тарттылар. Сул полосадан баручы автомобиль уң якка - автобус каршына кергән һәм кинәт тормозга баскан. Кыскасы, авария хәле тудырган. Моннан соң кинәт кенә кузгалып киткән һәм...

Чит ил автомобиле йөртүче юлда авария халәте тудырган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре күптән түгел гамәлгә кергән яңа төшенчә - "Опасное вождение" өчен "БМВ" автомобиле йөртүчене җавапка тарттылар.

Сул полосадан баручы автомобиль уң якка - автобус каршына кергән һәм кинәт тормозга баскан. Кыскасы, авария хәле тудырган. Моннан соң кинәт кенә кузгалып киткән һәм алга чабып юкка чыккан.

ЮХИДИ хезмәте аның кем булуын ачыклаган. Онытмагыз, җәмәгать: беркайчан һәм беркемнән дә качып котылып булмый, барыбер беленә ул. Бу очракта гаеплегә берьюлы ике маддә буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев