24 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Ике катлы йортны төзекләндерәләр
Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамында урнашкан ике катлы йортларда ремонт эшләре башланачагын хәбәр иткән идек. Менә шуларның берсендә - 49 йортта узган атнада капиталь төзекләндерү эшләре башланды. - Әлеге йортның түбәсен өлешчә сүтеп, "обрешетка"ларын алдык, кәрнизләрен ачтык, вентиляция каналларын чыгардылар... Искесен яңага алыштырабыз. Төзекләндерү эшләрен Арчаның бер төзелеш оешмасы...
-
Гариза язарга соңга калмагыз
Быел БДИ бирер өчен гариза язарга санаулы көннәр калып бара. "31 гыйнварга кадәр генә алабыз гаризаларны. Мәктәп укучылары оешкан төстә бирәләр имтиханны, гаризаларны да оешкан төстә язалар. Ә менә мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар БДИ бирергә уйласалар, аларның үзләренә ашыгырга кирәк", - диләр мәгариф бүлеге белгечләре. Гариза язып, 30 гыйнвардан да...
-
Аягыңны кәбестәгә төр – нәтиҗәсен күрерсең
Элек-электән борынгы бабаларыбыз шешкән, "кара янган" урыннарны кәбестә белән дәвалаганнар. Кәбестәдәге глютамин, фитонцид, антоциан һәм витаминнар артрит, рак һәм спорт травмаларын савыктыралар. Аякта яки башка җирегездә берәр авыру тапсагыз, бер кәбестәне юып, өске яфракларын салдырып алыгыз, киптергәч бөтен каты өлешләрен кисеп ташлагыз. Яфракларны фольга белән төреп, 5 минут духовкада тотыгыз....
-
Биология, физика, химия фәннәре буенча БДИда тест өлеше булмаячак
Бу турыда 2017 елда Татарстанда Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләренә багышланган Матбугат конференциясендә сөйләделәр. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Бердәм дәүләт имтиханы ул даими үзгәртелә торган күренеш булырга тиеш түгел. Шуңа да быел әлеге сынауда әллә ни зур яңалыклар көтелми. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында 2017 елда Татарстанда Дәүләт...
-
Рәшит югалган
Бу хакта газетабыз сайтында хәбәр иткән идек инде. Республикада узган елның 5 декабре көнне Биектау районының Каменка бистәсеннән 12нче модельле "Лада" автомобилендә чыгып киткән Рәшит Галимҗановны эзләү дәвам итә. Кыяфәте буенча 25-27 яшьләр тирәсендә, буе - 165-170 сантиметр тирәсе. Күзләре - зәңгәрсу, чәчләре - көдрә, аксыл-коңгырт төстә. Аерым билгеләре: уңъяк...
-
Автобусны кистереп, каршысына кергән автомобиль хуҗасы җавапка тартылды
Чит ил автомобиле йөртүче юлда авария халәте тудырган. ЮХИДИ хезмәткәрләре күптән түгел гамәлгә кергән яңа төшенчә - "Опасное вождение" өчен "БМВ" автомобиле йөртүчене җавапка тарттылар. Сул полосадан баручы автомобиль уң якка - автобус каршына кергән һәм кинәт тормозга баскан. Кыскасы, авария хәле тудырган. Моннан соң кинәт кенә кузгалып киткән һәм...
-
Әтнәдә - 119 %
Район күмәк хуҗалыкларының 24 гыйнвар көнне тулай сауган сөте узган елга карата 119 % тәшкил итте, ә ай башына карата былтыргыдан 11,5 тоннага артык булды.
-
Түбән Көек мәктәбендә – төгәл фәннәр атналыгы
Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында физика укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 7 нче сыйныф укучылары белән физика фәненнән «Умники и умницы», 9 нчы сыйныфлар белән«Нәрсә? Кайда? Кайчан?», 8 нче сыйныфлар белән «Физикада зиһен базары» уеннары үткәрде . Атналык дәвам итә, дип хәбәр итә Түбән Көек мәктәбе сайты.
-
Күәмдә - атна саен хоккей!
Күәмдә атна саен диярлек кышкы спорт төрләре - хоккей, чаңгы ярышлары уздырып торалар.
-
Кларабыз – республикада икенче!
Район эчке эшләр бүлегенең җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимованың ел дәвамында газетага биреп барган хәбәрләрен онытып бетермәгәнсездер әле. Сөенечле хәбәр җиткерәсебез килә, Клара Кадимова Республика күләмендэ җәза үтәтү инспекциясе бүлекләренең эш нәтиҗәләре буенча икенче урынга чыкты. 13 гыйнвар көнне кубок белән Диплом алып кайтты. Әлеге истәлек бүләкләрен аңа ТРның...
-
Кагыйдә үтәмәсәң – җавап бир - "Әтнә таңы"
Рейд Шимбә көнне гадәттәгечә, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергәләп район юлларында кагыйдәләр үтәлешен тикшердек.Бу көнне барлыгы җиде юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Инде әйтеп, язып торсак та, кагыйдәләргә төкереп кенә караучылар бар икән әле. Район буйлап куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән берәүне туктатып, аңа протокол төзелде. Тагын...
-
Илдар абыйның картиналарына арчалар да сокланды
Кичә, 23 нче гыйнварда, Олы Әтнә авылы рәссамының картиналарына Арча халкы да сокланды. Аңа кадәр хәбәр тараттылар: "Арчага Әтнә рәссамы килә, күрми калмагыз, картиналары бик матур...",- үзем ватсапта шундый хәбәргә юлыктым, рәхәт булып китте. Менә бит ызандаш район халкы ничек эшли. Кичә кичке якта "Арча хәбәрләре"ндә эшләүче каләмдәшләребез әлеге вакыйганың...
-
Татарстан гүзәле Зөлфия Шәрәфиева: Татарларга кызарырга сәбәп юк!
Кара һәм кызыл - кичә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында хатын-кыз матурлыгына төрелеп, әнә шушы төсләр тантана итте. "Мисс Татарстан-2017" республикакүләм гүзәллек бәйгесен быел гадәттәгедән үзгә итеп, оештыручылар креатив стильгә өстенлек биргәннәр. Конкурсның концепциясе үзгәрү "Мисс Татарстан-2017" республика гүзәллек бәйгесе җиңүчесе 22 яшьлек Зөлфия Шәрәфиева күңеленә дә хуш килгән. "Үземне...