Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике катлы йортны төзекләндерәләр

Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамында урнашкан ике катлы йортларда ремонт эшләре башланачагын хәбәр иткән идек. Менә шуларның берсендә - 49 йортта узган атнада капиталь төзекләндерү эшләре башланды. - Әлеге йортның түбәсен өлешчә сүтеп, "обрешетка"ларын алдык, кәрнизләрен ачтык, вентиляция каналларын чыгардылар... Искесен яңага алыштырабыз. Төзекләндерү эшләрен Арчаның бер төзелеш оешмасы...

Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамында урнашкан ике катлы йортларда ремонт эшләре башланачагын хәбәр иткән идек.

Менә шуларның берсендә - 49 йортта узган атнада капиталь төзекләндерү эшләре башланды.

- Әлеге йортның түбәсен өлешчә сүтеп, "обрешетка"ларын алдык, кәрнизләрен ачтык, вентиляция каналларын чыгардылар... Искесен яңага алыштырабыз. Төзекләндерү эшләрен Арчаның бер төзелеш оешмасы башкара...- дип ачыклык кертте коммуналь хуҗалык оешмасы җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Төзекләндерү эшләре кайчанга кадәр һәм ничек дәвам итәр, монысы финанс мәсьәләсе белән бәйле. "Акча җиткән кадәр эшләп карыйк әле, аннан күз күрер... - диделәр. Арты хәерле булсын, дип телик.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев