Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
Җәмгыять

Илдар абыйның картиналарына арчалар да сокланды

Кичә, 23 нче гыйнварда, Олы Әтнә авылы рәссамының картиналарына Арча халкы да сокланды. Аңа кадәр хәбәр тараттылар: "Арчага Әтнә рәссамы килә, күрми калмагыз, картиналары бик матур...",- үзем ватсапта шундый хәбәргә юлыктым, рәхәт булып китте. Менә бит ызандаш район халкы ничек эшли. Кичә кичке якта "Арча хәбәрләре"ндә эшләүче каләмдәшләребез әлеге вакыйганың...

Кичә, 23 нче гыйнварда, Олы Әтнә авылы рәссамының картиналарына Арча халкы да сокланды.

Аңа кадәр хәбәр тараттылар: "Арчага Әтнә рәссамы килә, күрми калмагыз, картиналары бик матур...",- үзем ватсапта шундый хәбәргә юлыктым, рәхәт булып китте. Менә бит ызандаш район халкы ничек эшли.

Кичә кичке якта "Арча хәбәрләре"ндә эшләүче каләмдәшләребез әлеге вакыйганың фотосурәтләрен җибәрделәр. Аларга да, Әтнә рәссамын зурлый белгән арчаларга да хөрмәт хисләре туды.

Фотоларны игътибар белән карагыз, җылылык, эчкерсезлек, зурлау, кызыксыну һәм соклану. Шуларга өстәп рәхмәт әйтә белү. Рәхәтләнеп карап чыктым, җан бәйрәм итте. Хөсетлек хөкем сөргән бер заманда мондый мөнәсәбәтне күрү күңелне нечкәртә. Афәрин, Илдар абый! Гомер буе куйган тырышлыгың моңа бик тә торырлык.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев