Әтнәдә - 119 %
Район күмәк хуҗалыкларының 24 гыйнвар көнне тулай сауган сөте узган елга карата 119 % тәшкил итте, ә ай башына карата былтыргыдан 11,5 тоннага артык булды.
Конкрет саннарга килсәк, Әтнәнеке - 173 тонна, ул көнне бездән күбрәк сауган Кукмараныкы - 195 тонна, Балтачныкы - 183,2 тонна.
Бу көнне Әтнәнең бер сыерыннан тәүлеклек уртача 24,4 килограмм сөт савып алдылар. Сабада - 19,6 килограмм, Кукмарада 19 килограмм булды. Ә Татарстан буенча уртача 13,5 килограммга җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев