Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кагыйдә үтәмәсәң – җавап бир - "Әтнә таңы"

Рейд Шимбә көнне гадәттәгечә, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергәләп район юлларында кагыйдәләр үтәлешен тикшердек.Бу көнне барлыгы җиде юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Инде әйтеп, язып торсак та, кагыйдәләргә төкереп кенә караучылар бар икән әле. Район буйлап куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән берәүне туктатып, аңа протокол төзелде. Тагын...

Рейд

Шимбә көнне гадәттәгечә, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергәләп район юлларында кагыйдәләр үтәлешен тикшердек.Бу көнне барлыгы җиде юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Инде әйтеп, язып торсак та, кагыйдәләргә төкереп кенә караучылар бар икән әле. Район буйлап куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән берәүне туктатып, аңа протокол төзелде. Тагын ике машина йөртүченең номерлары укылмый. Ике машина йөртүче исә туктарга ярамый торган билге астына машиналарын куйган өчен җавапка тартылды. Бер машина йөртүче руль артына йөртү хокукын бирә торган таныклыгы бөтенләй дә юк килеш утырган. Тагын берсе юл билгесенә игътибар итмәү нәтиҗәсендә штраф түләячәк.

Узган атна барышында барлыгы өч вак юл һәлакәте теркәлгән. Дүрт машина йөртүче страховкасы булмаган өчен, бишесе - юл билгесе кушканны үтәмәгән өчен, берсе - страховкага язылмаган кешене рульгә утырткан өчен, тагын берәү - баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен, дүрт машина йөртүчегә - транспорт чарасы төзек булмаган өчен, ике йөртүчегә - юл һәлакәте урынында тиешле билгеләр куймаган өчен, тугыз кешегә - номерлары пычрак булган өчен, берсенә - куркынычсызлык каешын куймаган өчен, дүрт кешегә машиналарын җәяүлеләр йөри торган юлда калдырган өчен протоколлар төзелгән. Шулай ук өч җәяүле дә юлны тиешле урында чыкмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыручыга да суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев