Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәмдә - атна саен хоккей!

Күәмдә атна саен диярлек кышкы спорт төрләре - хоккей, чаңгы ярышлары уздырып торалар.

Узган якшәмбе көнне "Күәм кубогы" бәйгесе узган. "Бик күңелле, ошкан төстә үтте. Караучылар да күп иде. Бәхәссез, кышын халыкка кышкы спорт төрләре бик тансык", - ди Күәм мәктәбенең физкультура укытучысы, бәйгене оештыручыларның берсе Булат Зарипов. Кубокны мәйдан хуҗасы - Күәм командасы яулаган. Икенче - Бәрәскә, өченче урынны Олы Мәңгәр командалары алган. Алдагы атнада да авылның өч командасы үзара ярышкан. Ул юлы авылда яшәүчеләрдән торган команда җиңеп чыккан. Аннан соңгы урыннарны студентлар һәм мәктәп укучыларыннан торган командалар алган. Атна ахырында тагын бер - бу юлы Илгизәр Зарипов истәлегенә чираттагы бәйге уза. Монысы районның мәктәп укучылары арасында үтә.

Укытучы тагын бер яңалык белән таныштырды - мәктәп янында, олы юл белән янәшә яңа мәйданчык төзелүе турында язган идек инде, шунда шорт-трек бәйгеләрен дә оештырырга уйлыйлар. Афәрин! Гомумән алганда, Күәмдә спортны, аерым алганда хоккейны яратучылар күп. Андыйларның берсе - Рөстәм Хәбибуллин, хоккей бәйгеләренең һәрберсен оештыру мәсьәләсе, башлыча, аның өстендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев