Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аягыңны кәбестәгә төр – нәтиҗәсен күрерсең

Элек-электән борынгы бабаларыбыз шешкән, "кара янган" урыннарны кәбестә белән дәвалаганнар. Кәбестәдәге глютамин, фитонцид, антоциан һәм витаминнар артрит, рак һәм спорт травмаларын савыктыралар. Аякта яки башка җирегездә берәр авыру тапсагыз, бер кәбестәне юып, өске яфракларын салдырып алыгыз, киптергәч бөтен каты өлешләрен кисеп ташлагыз. Яфракларны фольга белән төреп, 5 минут духовкада тотыгыз....

Элек-электән борынгы бабаларыбыз шешкән, "кара янган" урыннарны кәбестә белән дәвалаганнар. Кәбестәдәге глютамин, фитонцид, антоциан һәм витаминнар артрит, рак һәм спорт травмаларын савыктыралар.

Аякта яки башка җирегездә берәр авыру тапсагыз, бер кәбестәне юып, өске яфракларын салдырып алыгыз, киптергәч бөтен каты өлешләрен кисеп ташлагыз. Яфракларны фольга белән төреп, 5 минут духовкада тотыгыз. Кәбестә җылынсын, тик эссе була күрмәсен. Ул яфракларны авырткан аяктагы авырткан турыга куеп, бинт белән чорнагыз. Компрессның нәтиҗәсе сизелерлек булсын өчен , көненә 2-3 тапкыр алыштырыгыз. Бер тәүлектән соң ук сизелерлек җиңеллек сизәрсез. Салкын компресс кирәк булса, 10 минут дәвамында суыткычта тотарга була.

Иң яхшысы - кызыл кәбестә. Агы да яхшы нәтиҗә бирә. Аллергия билгеләре сизсәгез, шундук компрессны салдырыгыз.

Чыганак: http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев