Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәрдә - "Авыл бәйрәме" (фотоларда)

Олы Мәңгәр мәдәният йорты каршында бүген күңелле шау-шу, уен көлке. Нинди бәйрәм дисезме? "Авыл бәйрәме" уза биредә. Берничә еллар элек авылны шаулаткан мондый бәйрәмнәр бераз тукталып торганнан соң, кабаттан җанланып китте. Билгеле, бу мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы. Быел ул икенче тапкыр уза. Кышкы уеннар белән бәйләнеп барган матур чараны мәдәният...

Олы Мәңгәр мәдәният йорты каршында бүген күңелле шау-шу, уен көлке. Нинди бәйрәм дисезме? "Авыл бәйрәме" уза биредә. Берничә еллар элек авылны шаулаткан мондый бәйрәмнәр бераз тукталып торганнан соң, кабаттан җанланып китте. Билгеле, бу мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы. Быел ул икенче тапкыр уза.

Кышкы уеннар белән бәйләнеп барган матур чараны мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова җеылган халыкны бәйрәм белән котлап башлап җибәрде. Җыр-моң белән уралып барган бәйрәм барышында килгән кунаклар ике командага бүленеп узара көч сынашты. Кечкенә чаңгы киеп тә йөгерделәр. Ләгәннәр белән тартып уйнаганда карап торучылар көч биреп торды. "Мәңгәр" һәм "Бахтияр" командалары әле берсе, әле икенчесе алга чыкты. Капчык киеп йөгергәндә егылып калучылар да булмады түгел. Кыршау белән йөгерү, чиләккә туп кертү белән дәвам иткән бәйге, соңыннан канат тарту белән тәмамланды. Җиңүче "Бахтияр" командасы.

Коймак белән кайнар чәй, шашлык та мулдан булды бәйрәмдә. Шушы күңелле бәйрәмне оештырган мәдәният хезмәткәрләренә - Гөлсинә Шакирова, Илнур Шакиров, Гөлшат Гарифҗановага, матур җырлары белән куандырган Мөнир Мәрдәновка һәм башка үзешчәннәргә зур рәхмәт хисләре белән таралдылар Мәңгәр җирлегендә яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев