24 февраль 2017 яңалыклары
-
Азык-төлек җыелмасы бәясе артты
Гыйнвар нәтиҗәләре буенча Россиядә уртача минималь азык-төлек җыелмасы 3726 сумга кадәр арткан. Азык-төлек җыелмасына ипи-сөттән алып балык һәм яшелчә-җимешкә, ягъни сәламәт туклану өчен кирәк булганнар керә. Минималь җыелма төрле төбәктә төрлечә Иң кыйммәт азык-төлек җыелмасы Чукотка да икән - 8431 сум, иң түбәне Курск өлкәсендә - 3069 сум. Чыганак: www.almet-rt.ru
-
3 һәм 25 сумлык тимер акчалар чыга
Үзәк Банк совет мультипликациясенә багышлап берничә коллекцион монета чыгарырга уйлый. Алар барлыгы 300 мең данәдә басылыр дип көтелә, дип хәбәр итә «Вести» сайты. 3 һәм 25 сумлык тимер акчаларда «Ну, погоди!» мультфильмыннан куян белән бүрене, Винни Пух, Пятачок, Простоквашино мультфильмыннан Дядя Федор, шулай ук Чебурашка, Гена исемле Крокодилны, Леопольд мәчесен...
-
Олы Мәңгәрдә - "Авыл бәйрәме" (фотоларда)
Олы Мәңгәр мәдәният йорты каршында бүген күңелле шау-шу, уен көлке. Нинди бәйрәм дисезме? "Авыл бәйрәме" уза биредә. Берничә еллар элек авылны шаулаткан мондый бәйрәмнәр бераз тукталып торганнан соң, кабаттан җанланып китте. Билгеле, бу мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы. Быел ул икенче тапкыр уза. Кышкы уеннар белән бәйләнеп барган матур чараны мәдәният...
-
Комыргуҗада - "Кышны озату"бәйрәме - фоторепортаж
Бу бәйрәмне ничек теләсәң, шулай атап була. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов әйткәнчә, "Авыл бәйрәме, дисәк тә була. Кышкы сабантуй ук була алмас, быел икенче тапкыр оештырабыз. Тора-бара зурлап ук үткәрә башларбыз...", - диде ул Комыргуҗа мәктәбе каршында үткән әлеге чараны башлап җибәргәндә. Тыйнаграк итеп әйтте билгеле, ә мин исем...
-
Башына сукканнан соң мәрткә киткән
Ир-атны баш мие имгәнүе белән шифаханәгә салганнар. Казан шифаханәсенә урнаштырылганда ул мәрткә киткән була. полиция хезмәткәрләре җинаятьне ачыклый. Барда спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда ир-атлар арасында көтмәгәндә бәхәс куба. Эшләмәүче, элек тә хөкем ителгән казанлы шешәдәшенең башына лом белән китереп суга. Чыганак: www.almet-rt.ru
-
Роберт Миңнуллин Әтнә укучыларына үзе иҗат иткән шигырен укый (видео)
-
Әтнәләр, машиналарны тартып ала башлаганнар
Суд приставлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны түлмәүчеләргә карата катгый чара күрергә керешкән. Узган ел 283 автомобильгә арест салынган булган. Быел инде 22 транспорт чарасы тартып алынган. Үткән ел Татарстан автоинспекциясе вакытында түләнмәгән штрафлар өчен дә 27 мең беркетмә төзегән булган. Быел арест салынган машиналарның саны тагын да күбрәк...
-
Ерак калмый инде язга да
Килсә килә бит ул: 4 көн ял да булды, түбәләрне кардан чистартырга, канаулар казырга дип яңгыры да яуды...
-
Әтнә укучылары Яр Чаллыда узачак спартакиадага юл тотты
Әле кичә генә "Бу көнне чаңгы шуып булмый бит" дип уйлаган идем... Бирәм дисә колына, чыгарып куя юлына, диләр бит.
-
Күлле Кимедә - кышкы Сабантуй!
Елдагыча, зурлап авыл халкы өчен бәйрәм уздыралар биредә.
-
Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 2017 ел кандидатлары билгеле
Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. (Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). 2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Ул премиягә тәкъдим ителгән әсәр һәм эшләрне тикшерүгә...
-
Ирләрдә бит тормыш көч-куәте...
Хатын-кызның барлык ышанычы, Барлык таянычы ир-атта. Зурдан сөйләшсәк тә, хатын-кызлар Сездән башка нәрсә кыйрата? Без, хатын-кыз һәм сез, ир-егетләр, − Бер йөрәкнең ике яртысы. Сездә генә тормыш көч-куәте. Сездә генә дөнья яктысы. Исемегез дә бит ИР-АТ сезнең. Тормыш сезгә күпне йөкләгән. Бармы авырлыклар, кыенлыклар Җирдә ир-егетләр үтмәгән?! Сез яклаган өчен...
-
Татарстандагы куркыныч юл һәлакәтенең фотолары
Ике йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, икенчесе җәрәхәтләнгән. (Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бер көн элек сәгать 19.50дә "112" экстрен-оператив хезмәтләрнең бердәм номерына М7 трассасының 884 кмда юл һәлакәте булуы хакында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш...
-
Әтнәләрдән тәмле кабартма
Тәмле кабартма 2 йомырка, 1 кап (11 грамм) коры чүпрә, 6 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан сөт, 2 аш кашыгы шикәр комы, 500 г он, бер чеметем тоз. Он, чүпрә, тозны кушарга. Йомырка, шикәр комы, үсемлек мае, сөт өстәп камыр басарга. Камырны җылы урында кабартырга. Әзер камырны кечкенә шарчыкларга...