Ерак калмый инде язга да
Килсә килә бит ул: 4 көн ял да булды, түбәләрне кардан чистартырга, канаулар казырга дип яңгыры да яуды...
Урамнар гына, мәрхүмә әбием әйтмешли "Бер дә харап" булды. Машинада урамның бер башыннан керергә уйласаң, борылып булмый, арт белән чыгарга туры киләчәк дигән уй белән керергә кирәк.
Лапасның тирә-ягын гына түгел, базның як-ягын да казып, су читкә агарлык канаулар казу артык булмас. Хәзер табигатькә, һава торышына ышаныч юк. Түбәләрне кардан чистартканда бик сак була күрегез. Башкортстанда берәү янкорма түбәсеннән егылып вафат булып куйган.
Кыскасы, ерак калмый инде язга да, язгы су басуга каршы эшләрне башларга вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев