Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирләрдә бит тормыш көч-куәте...

Хатын-кызның барлык ышанычы, Барлык таянычы ир-атта. Зурдан сөйләшсәк тә, хатын-кызлар Сездән башка нәрсә кыйрата? Без, хатын-кыз һәм сез, ир-егетләр, − Бер йөрәкнең ике яртысы. Сездә генә тормыш көч-куәте. Сездә генә дөнья яктысы. Исемегез дә бит ИР-АТ сезнең. Тормыш сезгә күпне йөкләгән. Бармы авырлыклар, кыенлыклар Җирдә ир-егетләр үтмәгән?! Сез яклаган өчен...

Хатын-кызның барлык ышанычы,
Барлык таянычы ир-атта.
Зурдан сөйләшсәк тә, хатын-кызлар
Сездән башка нәрсә кыйрата?

Без, хатын-кыз һәм сез, ир-егетләр, −
Бер йөрәкнең ике яртысы.
Сездә генә тормыш көч-куәте.
Сездә генә дөнья яктысы.

Исемегез дә бит ИР-АТ сезнең.
Тормыш сезгә күпне йөкләгән.
Бармы авырлыклар, кыенлыклар
Җирдә ир-егетләр үтмәгән?!

Сез яклаган өчен имин генә,
Тыныч кына гомер итәбез.
Бәйрәм белән котлап "әпп" итәбез,
Чиксез рәхмәт сезгә әйтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев