Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күлле Кимедә - кышкы Сабантуй!

Елдагыча, зурлап авыл халкы өчен бәйрәм уздыралар биредә.

- Үзебезнең өч бүлек: Күлле Киме, Дусым, Ары һәм хуҗалыкта эшләүчеләрдән торган Әйшияз командалары үзара ярыша. Гомуми зачетта җиңеп чыккан команда менә шушы тәкәгә ия була, - дип кыскача таныштырып узды "Дусым" җитәкчесе Ленар Сәмигуллин.

Авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев быелгысы узган елгыдан да яхшырак булачак дип вәгъдә итә. Шулай булуына шикләнмим. Биредә халык күңелен күрә беләләр. Әнә бит, пылау пешерә, шашлык кыздыра башлаганнар.

Уеннарны мини-футбол бәйгеләре белән башлап җибәрделәр. Баш судья Илдар Һашимов жирәбә нигезендә командаларның парларын ачыклады.

Моннан тыш биредә бик күп уеннар: аркан тартыш, ләгән белән иптәшеңне тартып ярышу һ.б. һ.б. бик күп уеннар уздыру планлаштырыла. Әлегә кышкы Сабантуй кызып кына килә. Төгәлләнгәч, тагын бер хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев