Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстандагы куркыныч юл һәлакәтенең фотолары

Ике йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, икенчесе җәрәхәтләнгән. (Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бер көн элек сәгать 19.50дә "112" экстрен-оператив хезмәтләрнең бердәм номерына М7 трассасының 884 кмда юл һәлакәте булуы хакында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш...

Ике йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, икенчесе җәрәхәтләнгән.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бер көн элек сәгать 19.50дә "112" экстрен-оператив хезмәтләрнең бердәм номерына М7 трассасының 884 кмда юл һәлакәте булуы хакында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр.

"ДАФ" һәм "Фридлайнер" йөк машиналары бәрелешкән. 58 яшьлек "Фридлайнер" йөртүчесе һәлак булган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев