Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗада - "Кышны озату"бәйрәме - фоторепортаж

Бу бәйрәмне ничек теләсәң, шулай атап була. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов әйткәнчә, "Авыл бәйрәме, дисәк тә була. Кышкы сабантуй ук була алмас, быел икенче тапкыр оештырабыз. Тора-бара зурлап ук үткәрә башларбыз...", - диде ул Комыргуҗа мәктәбе каршында үткән әлеге чараны башлап җибәргәндә. Тыйнаграк итеп әйтте билгеле, ә мин исем...

Бу бәйрәмне ничек теләсәң, шулай атап була. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов әйткәнчә, "Авыл бәйрәме, дисәк тә була. Кышкы сабантуй ук була алмас, быел икенче тапкыр оештырабыз. Тора-бара зурлап ук үткәрә башларбыз...", - диде ул Комыргуҗа мәктәбе каршында үткән әлеге чараны башлап җибәргәндә. Тыйнаграк итеп әйтте билгеле, ә мин исем китеп карап тордым. Казаннарда пылау пешә, кайнар коймак, чәй күпме телисең... Җырчылар җырлап, музыка уйнап тора. Алып баручысы район мәдәният бүлеге белгече, халык яратып өлгергән, үз иткән Әлфинә Мөхәмәтҗанова, мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов та шунда. Ә авыл җирлегендә нинди җитәкче бар, барысы халык арасында мәш килә. Олысы да, кечесе дә, таякка таянганы да, бала-чагасы да шунда...- авылда бәйрәм икәне, авыл башыннан ук сизелә. Спорт уеннарының ниндиен генә уйнамадылар...

Мондый бәйрәмнәр соңгы елларда, Аллага шөкер, еш уздырыла. Авыл саен диярлек, төрле исем белән аталса да, мәгънәсе халыкка бәйрәм ясау, азрак аларны ял иттерү. Кемнең хәленнән ничек килә. Тамга өчен үткәннәре дә бардыр, юк түгелдер.

Ә Комыргуҗада рәхәтләнеп ял иттеләр, алдынгыларга рәхмәт әйттеләр. Бүләкләр әзерләгәннәр зурлап, катнашучылар да, җиңгән командалар да буш кул китмәделәр. "Шахтер" хуҗалыгының бүләге монысы. Эшли белгән халык ял итә белергә тиеш. Кырыйдан кемдер катнашканны көтеп торсаң, бәлки бу кадәр үк булмас та иде. Ә Комыргуҗа җирлегендә яшәүчеләр үзләренә бәйрәм ясадылар, җырладылар, уйнадылар, ярыштылар, соңыннан җиңүче командаларны билгеләп, бүләк өләштеләр. Комыргуҗа командасына җитүчеләр булмады, алар - беренче. "Шахтер" командасы- икенче, Мәрҗән командасы- өчтә, Төрекләр - дүрттә, мәктәп командасы - биштә. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов җиңүче командаларга акчалата бүләк өләште.

Ә хәзер рәсемнәргә күз салыгыз, ихлас ял итә белгән халык кына шундый бәйрәм уздыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев