Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда урнашкан Әтнә театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проектында катнаша алмады

Татарстанның биш дәүләт һәм ике муниципаль театры "Бердәм Россия" партиясенең "Кече шәһәр театрлары" проектында катнаша. (Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Алдан проектка кертелгән булса да, авыл җирлегендә урнашкан булуы сәбәпле, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры "Кече шәһәр театрлары" федераль проектында катнаша алмады. "Уникаль очрак - Әтнә театры авыл җирлегендә...

Татарстанның биш дәүләт һәм ике муниципаль театры "Бердәм Россия" партиясенең "Кече шәһәр театрлары" проектында катнаша.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Алдан проектка кертелгән булса да, авыл җирлегендә урнашкан булуы сәбәпле, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры "Кече шәһәр театрлары" федераль проектында катнаша алмады.

"Уникаль очрак - Әтнә театры авыл җирлегендә урнашкан Россиядә бердән-бер дәүләт театры. Әмма бу проект өч елга исәпләнгән. Хәзер бу театр киләсе ел проектына керсен өчен эш бара, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә әлеге проектның кураторы булган М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина. - Театрга Президент ярдәм итте. Аларга спектакльләр кую өчен 3 мең сумнан артыграк акча бүлеп бирелде".

Әтнә дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин Татарстан Президенты бүлеп биргән акчага ике спектакль чыгарылачагын әйтте. Дөрес, әле акчалар театрга килеп җитмәгән.

"Без федераль проект өчен ике әсәр әзерләгән идек. Берсе - Сәет Шәкүровның "Туган-туфрак", икенчесе Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" пьесасы. "Туган-туфрак"ның премьерасы белән 20 октябрьдә Әтнә дәүләт театрының яңа сезонын ачабыз. Спектакльне театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куя", - диде директор.

Искәртеп үтәбез. Татарстанның биш дәүләт һәм ике муниципаль театры "Бердәм Россия" партиясенең "Кече шәһәр театрлары" проектына катнаша. Театрларга проект кысаларында федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 2700 мең сум бүлеп бирелде.

"Кече шәһәр театрлары" проектына, халкы 300 меңнән артык булу сәбәпле, Чаллы дәүләт драма театры һәм Чаллы курчак театры да катнаша алмады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/20/148602/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев