«Авыллар бетеп бара»
Татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гарифнең: «Авыл таркалды диләр, аннан күченеп китүчеләр», - дигән сүзләре бар. Ташчишмә авылына баргач та ишетергә туры килде әлеге сүзләрне. Тик авыл агаеннан. Өҗем авыл җирлегенә керә әлеге авыл. Ә әлеге җирлек өч авылны берләштерә: Ташчишмә, Мокшы һәм Иске Өҗем авыллары. Ташчишмә авылында...
Татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гарифнең: «Авыл таркалды диләр, аннан күченеп китүчеләр», - дигән сүзләре бар.
Ташчишмә авылына баргач та ишетергә туры килде әлеге сүзләрне. Тик авыл агаеннан.
Өҗем авыл җирлегенә керә әлеге авыл. Ә әлеге җирлек өч авылны берләштерә: Ташчишмә, Мокшы һәм Иске Өҗем авыллары. Ташчишмә авылында - 119, Мокшыда - 18, Иске Өҗемдә 56 хуҗалык бар бүгенге көндә. Җирлектә барысы 57 бакча яшендәге бала исәпләнә. 55 укучы белем ала (автордан. Әлеге балалар җирлектә пропискада булсалар да, күбесе шәһәрдә яши). Хезмәт яшендә 291 кеше булса, җирлектә барысы 186 пенсионер гомер кичерә. Биредә гомер итүче халыкның 316сы - ир-ат, 277се - хатын-кыз. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр җирлектә 3 бала туган, 14 кеше бакыйлыкка күчкән.
Ташчишмә авылының Мулланур Вахитов урамында гомер кичерүче Мөдәррис абый Мөхәммәтгалиев белән сөйләшкәндә: «Кызганыч, авыл бетеп бара. Яшьләр авылдан китә. Китмәс иде, эше юк бит аның. Элегрәк мәктәпкә барганда һәр йорт капкасыннан 5-6 бала чыга торган иде. Ә хәзер чатка кадәр менеп җиткәнче, 3-4 бала була. Үзебезнең урамда гына да буш йортлар бик күп», - дип уфтанып куйды. Борчыган мәсьәләләр турында сорашкач, "Зарланырлык түгел. Урамнарга таш җәйделәр. Узган ел эресен, быел вагын җәеп чыктылар", - диде.
Район үзәгендә иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булган чүп-чар турында сүз чыккач, җирлектә аны атна саен шимбә көнне җыюлары мәгълүм булды. Кышкы чорга кергәч, ике атнага бер тапкыр җыя башлаганнар. Урам утлары программа нигезендә дә, башка юллар белән дә уңай хәл ителгән. Тик менә су проблемасы әледән-әле сиздереп тора. Хәер, алай дип әйтү дә дөрес булмас. Чөнки су күп кешенең өенә кертелгән. Җирлектәге коеларны матур итеп эшләп чыкканнар. Ташчишмә авылында Нургали белән Зыя коеларын сокланып карадык. Иске Өҗем авылында су торбаларын өр-яңадан алыштырып чыксалар, Ташчишмә авылының югары очында иске торбалар әледән әле үзләрен сиздереп торалар икән.
"Үзара салым акчасына иң борчыган авыл урамы юллары уңай хәл ителде", - диделәр җирлектә. Авыл бетә, эш юк, яшьләр китә, дип тормыш бер урында тормый. Замана агымы белән алга бара.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев